Февраль карлы көн белән башлана
Яңалыклар тасмасы

Февраль карлы көн белән башлана

Синоптиклар фаразы.

Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында, буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана.

Секундына 6-11 метр тизлек белән исүче төньяк-көнчыгыш җиле, вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез ул урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк (аерым алганда, Казанда). Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка килә.

Көндез Татарстанда -4.. -9 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында -4.. -6 градуска кадәр).

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару буран һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев