Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филүс Каһиров кайда ял итәргә җыена?

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты табигатькә чыгып көч җыярга исәпли.

Татарстанда шаулап-гөрләп сабантуйлары үтеп китте. Халык ял итсә, җырчылар хезмәттә булды бу көннәрдә. Инде бәйрәмнәр үтте, артистларыбыз тыныч күңел белән ял итә.

Мисал өчен, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Филүс Каһиров табигатькә чыгып көч җыярга исәпли. “Чит илгә бармыйбыз. Үзебездә генә ял итәбез. Гаилә дуслары белән табигатькә чыгабыз. Шушы көннәрдә туган ягым Башкортостанга кайтып килергә дә исәп бар. Бөрьян районындагы  бик матур ял итү урынына да кагылачакбыз. Анда үтәчәк өч көн ялның берсендә елга буйлап махсус көймәдә йөзәргә уйлыйбыз (сплав). 11.00дә кузгалып, якынча 8-9 сәгать сәяхәт итәргә исәп тотабыз,” - ди танылган артист.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес