Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдүскә тагын эләкте

Тямай җавапны бирә белер ул.

Фирдүс Тямаевка “мишәрләр, сез кайда?” дигән сүзләре өчен эләкте.
Популяр җырчы Фирдүс Тямаев үзенең концертларында еш кына мишәрләр темасын күтәрә. “Мишәрләр, сез кайда?” дип тә кычкыргалый. Бу хәлгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина “Татар-информ”да узган конференция вакытында сүз кузгаткан. Рамилә ханым болай дигән:
– Фирдүс Тямаев килсә, “мишәрләр, сез кая?” Ә ник соң “татарлар, исәнмесез” түгел? Ник “мишәрләр, сез кая?” Татар халкына зур мәдәният кирәкми, именно Фирдүс кебек “мишәрләр, сез кая?” дигән мәдәният кирәк. Һәм уйга кала ул: мишәрләр шундый зур милләт икән, язып карыйм әле үземне мишәр диеп. Ул вәзгыять тә дөрес түгел. Илкүләм җанисәп белән бәйле рәвештә милләт, диалект, тел, тарих темалары бик нечкә темаларга әйләнде.
Фирдүс Тямаев үзенең инстаграмында Рамилә Сафинага әле җавап бирмәде, дтп яза "Матбугат.ру". Бәлки җавап та бирер. Бирсә бирә инде ул...

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев