Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Физик затлар кеременә салымны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк

2021 елның 30 апрелендә Декларация кампаниясе тәмамланды, анда гражданнар 2020 елда фатир, җир участоклары, транспорт чаралары сатудан, милекне арендага бирүдән, башка керемнәрдән, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырудан алынган керемнәр буенча хисап тоттылар, салым органнарына 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырдылар.

2021 елның 1 маена Декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәрендә 44 396 салым түләүче 3-НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрен тапшырды. 8 731 салым түләүче алынган керемнәр буенча декларацияләр тапшырды, бу 2020 елда керем алган һәм 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тапшыру бурычы булган чаллылыларның гомуми саныннан 46,2%ны тәшкил итә.

Законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, күчемсез милекне сатудан алынган керемнәр буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырмаган очракта, салым органнары физик затлар керемнәренә салымны, булган мәгълүматлардан чыгып, тотылган чыгымнарны исәпкә алмыйча, мөстәкыйль исәплиләр һәм аны түләүгә белдерәчәкләр.

Салым салынырга тиешле керемнәрне белдергән салым түләүчеләргә 2020 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча тапшырылган декларацияләр нигезендә 2021 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча физик затлар кеременә салым түләргә кирәк. Әлеге бурыч Россия Федерациясе Салым Кодексының 228 статьясындагы 4 пунктында билгеләнгән.

Салым түләргә Россия Федераль салым хезмәтенең «салымнар һәм пошлиналар түләү», «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» һәм «шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты» электрон сервислары ярдәм итәчәк. Әлеге сервислар түләү өчен формалаштырылган квитанцияләрне бастырып чыгарырга гына түгел, Федераль салым хезмәте белән килешү төзегән партнер-банкларның онлайн-сервислары ярдәмендә акчасыз түләргә дә мөмкинлек бирә.

Инспекция искәртә, салым органнары тарафыннан декларация буенча исәпләнгән физик затлар кеременә салым өчен квитанцияләр һәм белдерү кәгазе юллау каралмаган.

http://nabchelny.ru/

Фото: gazetaingush.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым