Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Флүрә Талипова: «Ялгышлардан, табышлардан туган «Язмышлар»

Автор-башкаручы иң популяр җырының язылу тарихы турында сөйләде.

Чаллыда яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Флүрә Талипова репертуарында үзәкләрне өзәрлек бер җыр бар. Ул «Язмышлар» дип атала. Җырчы белән әлеге җыр һәм аның язылу тарихы турында сөйләштек. 

–  2002 елда без Башкортостаннан Чаллыга күченеп килдек. Бу юкка гына түгел, әбием ягыннан тамырларым Саба районына барып тоташа. Алар бик уңган булганнар, бар нәрсәгә ирешкәннәр. Тик мал-мөлкәтләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнар. Аларны кулак итеп сөргенгә сөргәннәр... Чаллыда ирем белән безнең тормышыбыз барып чыкмады. Аерылыштык, күңелдә хисләр өермәсе. Җырлыйсы, күңелдәге хисләр ташкынын җыр аша халыкка чыгарасы килә. «Күңел» радиосын тыңлый-тыңлый, иҗатка ныклап тартыла башладым. Җырлар язарга якташым, шигырьләр иҗат итүче Сима Сафина да (урыннары җәннәттә булсын) этәргеч бирде. Аның белән бергә 24нче мәктәптә эшләдек. Әйдә көй яз әле дип, «Мин яшим», «Бу дөньялар якты икән» исемле оптимистик рухтагы шигырьләрен бирде. Мин аның бу ике шигыренә көй яздым да, җырларны «Күңел» радиосына илттем. 

Биредә шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән таныштым. Ул үзенең шигырьләрен бирде. «Язмышлар» дигәне шунда ук күземә ташланды. Шигырь ике шәхеснең (минем һәм Әлфия Ситдыйкованың) аянычлы язмышы турында. Мин дә ирдән аерылып ике бала белән калдым, Әлфия ханымның да язмышы минеке кебек булган. 

«Язмышлар» җыры 10 минут эчендә язылды. Аны үзем башкардым, халык  аны беренче тапкыр ишетүгә яратты. Андагы «Әллә син адашкан, әллә мин...» дигән сүзләр бар. Мин тормышта күпне күрсәм дә, киләчәктә бәхетемне табармын дигән өметне өзмим, адәм баласы кайчан да булса, үзе яраткан һәм үзен яраткан икенче яртысын табар дип яшим. «Язмышлар» җыры – иң тиз язылган, иң озын гомерле җырым. Әгәр концертта җырламасам, аны тамашачылар сорап җырлаталар, кушылып җырлыйлар. Яшь кенә кешеләр яныма килеп: «Ничә еллар шул җырыгызны яратып тыңлыйм», - дип рәхмәт әйтеп китәләр. Аны үзем дә яратам. Ул минем тормышымның девизы дисәм дә ялгыш булмас. «Язмышлар»ны мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиева үзенең репертуарына алган иде, Башкортостан җырчысы Марат Казимов та яратып башкара.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәмдүнә Тимергалиева Флүрә Талипова Әлфия Ситдыйкова бер җыр тарихы аянычлы язмышлар