Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Футбол ул футбол инде!

«КАМАЗ» футбол клубында сезонның беренче яртысына йомгак ясадылар.

Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты. "Тулаем алганда бар да яхшы," - дип башлады ул сүзне.

- Шәһәр һәм Республика куйган бурычларны үтәп барасыз. Әлбәттә, яхшырак нәтиҗәләр була ала иде. Тик футбол ул футбол инде, кайвакыт уңыш җитеп бетми. Ә менә халыкта футболга карата кызыксыну, мәхәббәт уяту ул сезнең иң зур уңышыгыз, - диде ул. 

Клубның баш тренеры Илдар Әхмәтҗанов та сезонның бик яхшы башланып китүен билгеләп үтте. Тик соңга таба кайбер матчларда, мисал өчен Хабаровскның "СКА" командасын җиңәр өчен уңыш, үҗәтлек җитеп бетмәде дип белдерде. Сезонның икенче яртысында югары күрсәткечләр булыр дип өметләнә ул. 

Чарада эшмәкәр, "Клевер" спорт комплексы җитәкчесе Евгений Вайнер да катнашты. "КАМАЗ"ның беренче матчлары бөтен Россияне генә түгел, хәтта безне дә шаккаттырды. Уеннарга стадион тулы кеше йөрде. Соңгы арада гына "футбол Алласы" аларны калдырдымы соң?" - дип ул да соңгы нәтиҗәләргә кәнәгатьсезлеген белдерде. 

Яңалыкларга килгәндә, клуб яңа 2 уенчы белән контракт төзиячәк. Әлегә исемнәрен атамадылар. Шулай ук 2 уенчының китүе билгеле. 

Шәһәр мэры футбол стадионының яңартылачагын әйтте. Шулай ук, җанатарларның уеннардан 40 меңлек телевизор, 35 меңлек холодильник, 25 меңлек велосипед белән кайтып китүләрен дә искә алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт футбол камаз