Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Габидулла Хөрмәтуллин: «Шалтыравыгымны оныттым, шуңа җиңелдем»

Чаллы җырчыларын популяр «Җырлыйк әле» тапшыруында күрсәтәчәкләр.

Шәһәребез җырчылары "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашты. Кичә алар съемкада булып кайтты. Габидулла Хөрмәтуллин һәм аның иҗатташ дуслары Асия Әхмәтшина, Рәсим Мөхәммәтҗанов бик матур уен күрсәтте. Габидулла абый сүзләренә караганда, съемкада бик күңелле булган. Өч сәгать төшергәннәр.

"Өчебезгә дә уңыш бертөрле елмайды, инструментлар сайлап балл алуда һәркайсыбызга 0 балл чыкты. Ичмасам, сорауга җавап биргәндә шалтыравыгымны онытып, җырны сразу җырлап җибәргәнмен. Ә җавапны алай кабул итмиләр, башта шалтыравык белән тавыш бирергә кирәк. Рәсим акыллырак булып чыкты, - ди көлеп Чаллының асыл тавышы. - А капелла җырладым, шуңа сөенәм әле. Барып чыкмас дип курыккан идем, болай ничава булды. Тамагым борчып тора әле соңгы арада. Асия ханым да "Кошларым"ны сузды".

Исегезгә төшерәбез, 9 апрельда Габидулла әфәнде 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фотолар Габидулла Хөрмәтуллиннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы