Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГАИ: «Бер атнада 16 кеше гомере өзелде»

Республикада аварияләр саны кими, әмма үлүчеләр күп.

Татарстанда быел 1271 юл һәлакәте теркәлде. 140 кеше гомере өзелде, тән җәрәхәтләре алучылар саны – 1500дән артык. Мондый мәгълүматны ТР баш автоинспекторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин җиткерде.  

«Аварияләр саны 162гә кимесә дә, үлүчеләр саны 38гә артты. Сонгы 10 елда үлем-китемнәр елда кимүгә бара иде. Кызганыч, узган атнада гына юл һәлакәтләрендә 16 кеше үлде. 10 кешенең гомере каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә өзелде», – ди ул.

Иң күп кеше үлеме белән тәмамланган авария Аксубай районында була. 46 яшьлек Лада машинасын йөртүче идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм икенче Лада машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә биш кеше үлә. Каршы полосага чыккан ир-атның руль артына исерек килеш утыруы, пассажирларының куркынычсызлык каешларын эләктермәве  ачыклана. 

Минзәлә һәм Баулыда юл һәлакәтләренә көчле яңгырлар сәбәпче була. Ике авариядә биш кеше гомере өзелә. Явым-төшем вакытында юл өслеге тайгак. Шуңа тизлекне дөрес сайлау мөһим ди, автоинспектор. 

Алда баручы машинаны каршы полосага чыгып узу, ягъни обгон иң куркыныч маневрдан санала. Узу тыелмаган урыннарда машина юклыгына ныклап инангач кына каршы якка чыгарга кирәклеген ассызыклады Айрат Сәмигуллин. Обгон өчен ике машина арасы 100 түгел, кимендә 300 метр булырга тиеш, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев