Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Гаилә бәхете дәресләре” укытыла башлый

Тиздән мәктәпләрдә яңа фән укытыла башлый. Россия мәгариф һәм фән министрлыгы "Семьеведение" яисә "Гаилә бәхетләре дәресләре" курсларын укытуны хуплый дип хәбәр итә "Яңалыклар" мәгълүмат агентлыгы.

- "Семьеведение" финиш сызыгына чыга. Мәгариф үсеше академиясендә бу курсны эшлиләр. Россия мәгариф министрлыгы аны хуплады, - диде Россиядә балаларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле Анна Кузнецова.

Республикада "Семьеведение" яисә "Фамилистика" курсларының укытылырга мөмкинлеге турында җәй көне Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева хәбәр иткән иде. "Элек бу фән "Этика и психология семейной жизни" дип атала иде. Хәзер "Семьеведение". Хикмәт исемдә түгел, иң мөһиме: без балаларыбызны бәхетле итәргә тырышырга тиеш. Гаилә кору һәм тулы гаиләдә яшәргә өйрәтү, сәламәт гаиләне пропагандалау - күп көч таләп итә торган катлаулы хезмәт. Без моны эшли алырбыз дип уйлыйм. Бераз вакыттан соң без үсеш динамикасы турында сөйли алырбыз", - дип ассызыклады Ләйлә ханым.

Татарстан фәннәр Академиясенең гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова әйтүенчә, мәктәп укучылары гаилә турындагы фәнне укыту программасына кертүне үзләре сораганнар. Шәһәрдәшләребез яңа фән турында нинди фикердә соң.

Светлана ЗАХАРОВА, ТР Дәүләт Советының социаль комитет рәисе:

- Гаилә - җәмгыятебезнең бер яечйкасы. Ныклы гаиләләр - җәмгыятебезнең нигезе, шуңа күрә гаилә кыйммәтләре турындагы фән мәктәпләрдә укытылырга тиеш. Без мәктәптән үк балаларны гаиләгә әзерләргә, бәхетле булу өчен нишләргә, нинди булырга һәм башка шундый сорауларга җавап табарга өйрәтерегә тиешбез. "Семьеведение" фәнен кызларга аерым, малайларны - әти, ә кызларны әни булу серләренә аерым укытуның миңа калса, нәтиҗәсе уңай булыр иде. Әлеге фәнне мәктәп прогрммасына кертү ата-аналар өчен дә, малайлар һәм кызлар өчен дә файдалы.

Гүзәлия ШӘЙХЕТДИНОВА, декрет ялындагы әни:

- Гаилә мөнәсәбәтләре турындагы фәнне югары сыйныф укучыларына һичшиксез укытырга кирәк. Чөнки хәзер балалар бик тиз өлгерә. Яшьли гаилә коручылар да бар. Шуңа күрә аларга гаиләдәге мөнәсәбәтләр, килеп чыккан катлаулы мәсьәләләрне чишү юлларын өйрәтергә кирәк. Хәзерге катлаулы заманда ата-аналарның балаларны тиешенчә тәрбияләргә вакытлары юк. Ә бит балаларның килчәктә бәхетле булулары, яхшы укуга караганда да мөһимрәк.

Айгөл ГАТАУЛЛИНА, ЧДПУ студенты:

- "Семьеведение" - миңа калса бик кирәкле фән. Анда 7-11 сыйныф укучыларына гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр, традицияләр, үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләргә кирәк. Үрнәк гаиләләрне дәресләргә чакырырга мөмкин. Алар үзләренең мисалларында балаларга тормышны ничек итеп алып бару юлларын аңлатсыннар. Балалардан гаилә макеты ясату да уңай нәтиҗә бирер иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев