Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаиләләргә ана капиталы тапшырылды

Шушы көннәрдә Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Чаллыда 17 гаилә ана капиталына ия булды.

Гаиләләрне Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Чаллыда 53 меңнән артык сертификат тапшырылган, 44 мең сертификат хуҗалары бу акчаларны тулысынча яки өлешчә 17,6 миллиард сумга файдаланган.

Ана (гаилә) капиталы акчаларын файдалануның төп өстенлекле юнәлеше – торак шартларын яхшырту. Сертификат хуҗаларының 95%ы бу юнәлеш буенча апа капиталын кулланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев