Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаиләсен акчага алыштырган

Русия Тикшерү комитетына билгеле булганча, Сочида яшәүче 22 яшьлек егет, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үзенең нияте турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган. Аларның берсе "киллер" ролен алган. Егет аңа бүлмәләрнең ничек урнашуын, күзәтү камерасы һәм эт барлыгын аңлаткан. 26 гыйнварда ул...

Русия Тикшерү комитетына билгеле булганча, Сочида яшәүче 22 яшьлек егет, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган.

Үзенең нияте турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган.

Аларның берсе "киллер" ролен алган. Егет аңа бүлмәләрнең ничек урнашуын, күзәтү камерасы һәм эт барлыгын аңлаткан.

26 гыйнварда ул әлеге эшне башкарачак кеше белән тагын очрашкан. "Ялланучы" аңа гаиләсенең үтерелгәнлеге турында дәлилләр алып килгән. Түләүнең калганын фатирын саткач бирәчәге турында язу алган.

Бу кансыз адәмне акчаның беренче өлешен тапшырганда тоткарлаганнар.

Хәзер аңа "Яллап ике яки аннан күбрәк кеше үтерүне әзерләү" маддәсе буенча гаепләү белдереләчәк.

http://kiziltan.ru/obchestvo/10043-bu-kansyz-kaya-skn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев