Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галимҗан Хаҗиев вафат...

Татарстан җитәкчелеге Социалистик Хезмәт Герое — легендар бораулау остасы Галимҗан Хаҗиев вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. Социалистик Хезмәт Герое бүген вафат булды, аңа 90 яшь иде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социалистик Хезмәт Герое бүген вафат булды, аңа 90 яшь иде. Кайганамәдә «Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде», дип әйтелгән. «Бораулау остасы Г.М. Хаҗиевның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге бораулау эшенә җентекле әзерлек процессы, коллективтагы югары сыйфатлы эш һәм дисциплина булды», — дип билгеләп үтелә.

Бораулау остасы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге, үзенә йөкләнгән эш өчен югары җаваплылык, кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт белән аерылып торды. Хезмәттәшләре аңа зур хөрмәт белән карады, Россия һәм Татарстанның нефть сәнәгате горурлыгы, яшьләр һәм үсеп килүче буын өчен ачык үрнәк булып торды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм хезмәттәге казанышлары өчен Галимҗан Хаҗиев Ленин ордены, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале, РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә, «ТАССРның атказанган нефтьчесе» мактаулы исеме бирелә, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырыла.

«Хаҗиев Галимҗан Мөхәммәтша улы - чын профессионал һәм талантлы кеше турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланачак», - диелә кайгынамәдә. Аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьер — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов кул куйган.

Шулай ук кайгынамәгә ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков кул куйган, дип яза Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев