Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гариза бирергә өлгерегез!

Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турындагы гаризаны 2022 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга кирәк.

Чаллының пенсия фонды социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы, әмма аны моңа кадәр акчалата алган федераль ташламаларга ия булган гражданнарны 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәкләргә, пенсия фондының җирле бүлекчәләренә барып яисә ПФР сайтындагы шәхси кабинетка кереп тиешле гариза язарга кирәклеген искәртә. Болай иткәндә социаль пакетка хокукны кире кайтарып була. Гариза 2023 елның 1 январеннан гамәлгә керә. Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә: 

– рецепт буенча дарулар, медицина әйберләре һәм инвалид балалар өчен махсус дәвалау ризыклары; 
– төп чирне профилактикалау максатыннан санаторий-курортта дәвалану өчен юллама; 
– дәвалау урынына тимер юл яисә шәһәрара транспортта барып кайту өчен бушлай билет. 
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы гражданнар исемлегенә ветераннар, инвалидлар, инвалид-балалар, балигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиациядән зыян күргән кешеләрнең аерым категорияләре керә. 

Бүгенге көндә Чаллыда 37 мең 500 кеше дәүләт социаль ярдәмен ала. 
Даруларны дәүләт даруханәләреннән, юлламаларны социаль иминият фондыннан, билетларны тимер юл вокзалыннан алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев