Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гайлә бәхете сабыйларда

Ниһаять, РФ Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышларда ана капиталын ипотеканың беренчел кертеменә түләү хокукын бирүче закон кабул итте. Әлеге программа буенча фатир алырга ниятләгән яшь гаиләләр өчен, чын мәгънәсендә, көтеп алган яңалык бу.

Яңа законның Халыкара гаилә көне уңаеннан имзалануын исә Россия хөкүмәтенең демографияне яхшыртуга юнәлтелгән тагын бер җитди адымы дип кабул итәргәдер.

Моңа кадәр гамәлдә булган закон буенча да илдә балалар тууның артуына этәргеч биргән ана капиталын гаиләнең торак шартларын яхшыртуга сарыф итәргә рөхсәт ителә иде. Әлеге программа гамәлдә булган 8 ел эчендә ана капиталы сертификатын алган 3 млн гаиләнең 2 млн 900 меңе акчаларын нәкъ менә шул максатка сарыф итте дә. Безнең Чаллыда гына 16 мең 700 гаилә торак шартларын яхшыртты. Шул исәптән, 16 мең 200е кредит бурычларын өлешчә яки тулысынча каплады. Бүгенге көнгә ана капиталы сертификатына ия булган гаиләләр саны 25 меңнән артып китте. Ана капиталы бәрабәренә түләнгән кредит суммасы 5 млрдка җыелды. Элекке канунның бердәнбер кимчелеге -ипотека кредитының беренчел кертемен түләү өчен, икенче балага 3 яшь тулганын көтәргә кирәк иде.

Ниһаять, әлеге мәсьәлә дә уңай якка хәл ителде. Шушы көннәрдә кабул ителгән яңа закон буенча ана капиталы исәбеннән яңа туган һәм уллыкка алган икенче һәм чираттагы бала өчен торак төзелешенә яки фатир алырга бирелгән кредитның беренчел кертемен, шул исәптән, ипотека займнарын да түләргә була. Иң мөһиме, әлеге хокуктан ипотека кредитын сумнарда гына түгел, валютада алганнар да файдалана ала. Шулай итеп, ана капиталы сертификатын алган гаиләләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре бермә-бер киңәя. Сертификатның суммасы да елдан-ел арта. Бүгенге көндә ул 453 026 сум тәшкил итә. Яңа закон рәсми рәвештә масскүләм мәгълүмат чараларында басылган көннән үз көченә керә.

Бу нисбәттән, Татарстандагы социаль ипотеканың өстенлекләре турында да әйтеп узу зыян итмәс. Әлеге программадагы яшь гаиләләрне икенче бала туу уңаеннан икеләтә ярдәм көтә. Беренчедән, ипотеканың башлангыч кертеме түләнә, икенчедән, түләсе кредиттан 200 мең сум чигерелә. Икътисадый кризис шартларында икенче бала көткән әниләр яңа законны ихлас шатланып кабул итте.

- Без әлегә иремнең әти-әниләре белән бер фатирда торабыз. Бер-беребезне аңлашып, дус-тату яшәсәк тә, үз оябызны булдырасыбыз килә. Мин мәктәптә башлангыч сыйныфларны укытам. Иптәшем КАМАЗда эшли. Ике ел элек социаль ипотека программасы буенча чиратка баскан идек. Иншалла, шушы көннәрдә чиратыбыз җитү турында хат алдык. Беренче улыбызга быел 5 яшь тула. Инде менә икенчесен дә табар чагым җитә. Инде беренчел кертемне түләргә әти-әниләр булышыр дип тора идек. Менә бит нинди куанычлы хәбәр! Исән-имин сабый туганнан соң, ана капиталын, әлбәттә, беренче кредитка дип планлаштырабыз, - ди Яңа шәһәрдә яшәүче Эльза Кашапова.

Әйе, гаилә бәхете - сабыйларда. Эльзага һәм бүген сабый көтүче барлык әниләргә саулык-сәгадәт һәм тупырдап торган сәламәт сабыйлар табып, иркен фатирларда, җылы гаилә мохитында куанып яшәүләрен телик. Һәм җәмгыятьнең ышанычлы бүгенгесен, өметле киләчәген тәэмин итүче шундый законнар кабул итү күркәм традициягә әйләнсен иде.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев