Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газ ягулыгына күчү үзен аклаячак

Шу­шы көн­нәр­дә "Ра­ри­ТЭК" ком­па­ни­я­се­нең җи­теш­те­рү ба­за­сын­да "Газ ягу­лы­гын­да эш­лә­ү­че ав­то­мо­биль­ләр­гә хез­мәт күр­сә­тү" те­ма­сы­на "тү­гә­рәк өс­тәл" оеш­ты­рыл­ды.

РФ ат­ка­зан­ган спорт мас­те­ры Ил­ги­зәр Азат улы Мәр­ди­е­ев ис­тә­ле­ге­нә ба­гыш­лан­ган әле­ге ча­ра­ның Яр Чал­лы ха­ки­ме ку­бо­гы­на ма­гис­т­раль ав­то­по­езд­лар йөр­тү бу­ен­ча һө­нә­ри ос­та­лык бәй­ге­се кы­са­ла­рын­да узуы, аның әһә­ми­я­тен бер­мә-бер арт­тыр­ды. За­ман­ча тех­но­ло­ги­я­ләр бе­лән җи­һаз­лан­ган һәм юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле бел­геч­ләр бе­лән тә­э­мин ител­гән "Ра­ри­ТЭК" ком­па­ни­я­се бү­ген җи­ңел, йөк һәм ком­мер­ция ни­ге­зен­дә эш­лә­ү­че ма­ши­на­лар­ны та­би­гый газ­га көй­лә­ү­нең ком­п­лекс­лы сис­те­ма­сын тәкъ­дим итә. Сүз дә юк, бү­ген­ге кат­лау­лы икъ­ти­са­дый-фи­нанс чо­рын­да һәр пред­при­я­тие ягу­лык-май­лау ма­те­ри­ал­ла­ры­на чы­гым­нар­ны ни­чек тә ки­ме­тү юл­ла­рын эз­ли. Бу нис­бәт­тән, ав­то­мо­биль­ләр пар­кын газ-мо­тор ягу­лы­гы­на кү­че­рү - иң ку­лай ча­ра. Чөн­ки ягу­лык бу­ла­рак, ме­тан­ның өс­тен­лек­лә­рен дә­лил­ләп то­ра­сы юк. Бе­рен­че­дән - оч­сыз, икен­че­дән - эко­ло­ги­я­не пыч­рат­мый, өчен­че­дән - кур­кы­ныч­сыз.

Оч­ра­шу­га ча­кы­рыл­ган ав­тот­ран­с­порт пред­при­я­ти­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­рен дә, мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры вә­кил­лә­рен дә, иң бе­рен­че чи­рат­та, ТР Ми­нис­тр­лар Ка­би­не­тын­да рас­лан­ган ка­рар­ның эч­тә­ле­ге кы­зык­сын­дыр­ды.

Әле­ге ка­рар ни­ге­зен­дә, Та­тар­стан хө­кү­мә­те газ бал­ло­ны җай­лан­ма­сын са­тып алу­га һәм аны "Ра­ри­ТЭК" ның ат­тес­та­ци­я­лән­гән сер­вис үзә­ген­дә ур­наш­ты­ру­га то­тыл­ган чы­гым­нар­ның 30%ы кү­лә­мен­дә суб­си­дия тү­ли. Кү­лә­ме­нә кил­гән­дә, җи­ңел ма­ши­на­лар­га - 27 мең, йөк ма­ши­на­ла­ры­на 76 мең сум кай­та­ры­ла. Өс­тә­ве­нә, "Газп­ром газ ягу­лы­гы" ком­па­ни­я­се һәр тран­с­порт бе­рәм­ле­ге­нә 1500 куб метр газ­ны буш­лай са­лу хо­ку­кы би­рү­че ягу­лык кар­та­сы бү­ләк итә. Әле­ге ягу­лык, 100 ки­ло­метр­га 9 литр­дан исәп­лә­гән­дә, 15 000 ки­ло­метр юл­ны буш­лай үтү мөм­кин­ле­ген би­рә. Ме­нә ди­гән кы­зык­сын­ды­ру ча­ра­сы!

Йом­гак­лап әйт­сәк, "Ра­ри­ТЭК" та ма­ши­на­сын газ ягу­лы­гы­на көй­лә­гән ав­то­мо­биль йөр­тү­че 50 000 ки­ло­метр юл уз­ган­нан соң, 118 000 сум­ны ян­га кал­ды­ра. Го­му­мән, ме­тан­ның бө­тен як­тан да ку­лай ягу­лык икә­нен рас­лау өчен гап-га­ди ча­гыш­ты­ру да җи­тә. А-95 бен­зи­ны­ның 1 лит­ры - 35, ә ме­тан­ның 1 куб мет­ры 11,5 сум то­ра. Ком­па­ния бел­геч­лә­ре бо­лар­ның ба­ры­сын да җен­тек­ләп аң­лат­ты­лар.

"Тү­гә­рәк өс­тәл", чын­нан да, җи­тәк­че­ләр­не һәм баш бел­геч­ләр­не ге­нә тү­гел, жур­на­лист­лар­ны да кы­зык­сын­ды­рыр­лык итеп оеш­ты­рыл­ган иде. Ком­па­ни­я­нең җи­теш­те­рү ба­за­сын­да дә­вам ит­кән экс­кур­сия аны та­гын да ту­лы­лан­дыр­ды. Со­рау­лар да, тәкъ­дим­нәр дә күп бул­ды. Тик ур­так фи­кер бер­дәй: ав­то­мо­биль парк­ла­рын ме­тан ягу­лы­гы­на кү­че­рү үзен бик тиз ара­да ак­ла­я­чак.

Рә­зи­нә На­сый­бул­ли­на

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев