Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлләрне дөрес сайлагыз

Балалар бүлмәсендә гөлләр үстерергә ярыймы-юкмы дип баш ватучыларга берничә киңәш. Беренчедән, балада аллергия булмаган очракта, әлбәттә, ярый. Икенчедән, бүлмә өчен гөлләр сайлаганда башта алар турында мәгълүмат тупларга онытмагыз . Нәниләр яшәгән бүлмәдә яфраклары һәм чәчкәләре төрле төстә һәм формада булган гөлләр үстерергә тырышыгыз . Мәсәлән, кына гөле (бальзамин), узамбар миләүшәсе,...

Балалар бүлмәсендә гөлләр үстерергә ярыймы-юкмы дип баш ватучыларга берничә киңәш. Беренчедән, балада аллергия булмаган очракта, әлбәттә, ярый. Икенчедән, бүлмә өчен гөлләр сайлаганда башта алар турында мәгълүмат тупларга онытмагыз . Нәниләр яшәгән бүлмәдә яфраклары һәм чәчкәләре төрле төстә һәм формада булган гөлләр үстерергә тырышыгыз . Мәсәлән, кына гөле (бальзамин), узамбар миләүшәсе, глоксиния, стрептокарпус, тунбергия, бегония рекс, толстянка кебек гөлләр сайларга була. Матур яфраклы үсемлекләр белән чәчкә ата торганнарын аралаштырып утыртырга да мөмкин . Аларны берәмләп тә, төркем белән дә урнаштырырга була, тик гөлләр киң, тотрыклы савытларда үссә яхшырак. Балалар бүлмәдә йөгереп уйнап йөргәндә ул савытлар килеп төшмәслек урында урнашкан булырга тиеш . Өлкәнрәк яшьтәге балаларга үзләре тәрбияләп үстерерлек гөлләр кызыксыну тудырачак . Башта бергәләп гөлне утыртырга, аннан су сибү, тукландыру серләренә төшендерергә кирәк. Яңа сабак, розетка җибәрүче үсемлекләрне бүлеп алып икенче савытка утырту балалар өчен тагын да кызыклырак булачак . Андыйларга камнеломка плетеносная, каланхоэ Дегремона, хлорофитум хохлатый кебек гөлләр керә. Шуны искә алыгыз: балалар бүлмәсендә энәле, чәнечкеле, яфраклары, чәчкәләре һәм җимешләре агулы булган үсемлекләр үстерергә ярамый. Мәсәлән, аспарагус, кливия, кодием, диффенбахия, молочай, гиппеаструм, кактус - шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев