Газиз кешеләргә багышланган җыр.
Җырчылар Рөстәм Асаев белән Лилия Биктимерованың кызлары Гөлназ Асаева моңлы тавышы белән тамашачыларны сөендерә. Шушы көннәрдә аның яңа җыры чыкты. «Һәркемнең тормышында иң изге кеше - ул әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә - әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни», – дип язды җырчы үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә.
Ул җырның авторлары - Варис Акбашев һәм Фирзәр Мортазинга рәхмәт әйткән һәм тамашачылар яңа җырны яратып тыңлар дип өметләнә.
Нет комментариев