Ильяс Оренбургтан әтисе янына Казанга кунакка килгән.
Гөлүә Шаһбан бу турыда үзенең инстаграм сәхифәсендә яза.
«Таныштырыйм әле… Инде сез Закир Шаһбанның уңган-булган кызы-йолдызы Алисә бар икәнен беләсез. Ә менә Оренбургта яшәп ятучы 32 яшьлек улы бар икәнен күпләрегез белмидер дә (беренче хатыныннан). Аның исеме Ильяс. Хәзерге вакытта Ильяс әтисе янында Казанда кунакта. Алисә белән Ильяс ошаганнармы соң?» — дип сорый ул инстачылардан.
«Алисә икеләтә бәхетле, аның абыйсы бар. Еллар узган саен туганнарың булганына ныграк сөенәсең, мөнәсәбәтләрне тирәнтенрәк аңлыйсың. Бәхетле булыгыз»;
«Алисә сезгә күбрәк охшаган, ә Ильяс — әтисенә. Бергә аралашып яшәргә язсын. Сез бик бәхетле гаилә. Сәламәтлектән аермасын сезне, Ходаем», — дип комментарийлар калдырганнар шагыйрәнең инстадуслары.
«Марҗа хатыны Ильяс дип куштырмагандыр әле. Ильядыр ул!» — дигән комментарий калдыручы да табылган. «Юк, Ильяс», — дип кире каккан аны Гөлүсә Шаһбан.
Нет комментариев