Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова – судта

Нинди карар чыгарылган?

Гөлия һәм Марат Мухиннар үзләренең йортлары янына көн саен килеп йөри торган сәер кеше  турында сөйләгәннәр иде. Ул аларның ишегалларына үз йортына кайткандай килеп керә, бер тапкыр, хәтта, ишекнең ачык калуыннан файдаланып, өйләренә дә кергән. Бу хакта Гөлия үзенең сторисларында язган иде. Түземлеге беткәч, блогер бу кешене судка биргән.

«Хәтерегездәме, мин бер кеше турында сөйләгән идем. Ул безнең өй янына 1 ел дәвамында һәр көн саен килеп йөрде. Ишегалдына үз йортына кергән кебек керә иде. Без барыбыз да авылда әбидә идек. Марат кич белән иртәрәк кайткан да, ачык капкалар белән, безне көтеп торган. Ә йорт алдында, һәрвакыттагыча, шушы иптәш басып тора икән. Марат аның янына килеп, китәргә, башка килмәскә кушкан.
Ләкин ул китмәгән. Шул вакытта мин кайтып кердем. Минем машинам алдыннан әлеге кеше дә ишегалдына керә һәм шунда ук өйгә үтеп керә. Марат аңа: «Тукта!» – дип кычкыра, ә аңа барыбер.

Беренче тапкыр ул рюкзак асып, кулына роза чәчәкләре тотып килде. Үзен курьер, ниндидер Резеда Вазыйховнага чәчәкләр китердем, дип таныштырды. «Биредә андый кеше яшәми», – диюмә дә  карамыйча, чәчәкләрне тәрәзә төбендә калдырып китеп барды.

Шуннан бирле ул безгә җәен дә, кышын да килә. Баштарак миңа гашыйк булуын, аннары әнине яратуы хакында сөйли башлады.
Болай йөрергә ярамаганлыгын ничә тапкыр аңлаттык. Ул һәрвакыт рюкзак белән, куллары кесәсендә. Балалар өчен куркыныч, аның башында ни булуны кем белгән...

2023 елның 9 октябрендә  мин полициягә гариза яздым. Шуннан бирле судлар бара, ләкин минем аларның берсенә дә эләккәнем юк, чөнки гел Россиядә булмаган вакытка туры килә. Дүртенче судка бардым. Теге кеше килмәде. Суд аңа 200 сәгать җәмәгать эше башкарырга дигән карар чыгарды» », – ди танылган блогер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция блогерлар тормышы Гулия Валиахметова Марат Мухин