Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Горкоммунхоз» директоры эшеннән китте

Сәбәбе бар.

«Горкоммунхоз» предприятиесе җитәкчесе Альвир Әгълуллин эшеннән китте. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә мәгълүм булды. Наил Мәһдиев әйтүенчә, сәбәбе – башка эшкә күчүдә.

Чаллы мэры Альвир Әгълуллинга хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм «Горкоммунхоз»ның матди-техник базасының ныгытылуда зур өлеш кертүен ассызыклады. «Горкоммунхоз»ның элеккеге директоры кая киткәне әлегә билгесез.

Исегезгә төшерәбез, Альвир Әгълуллин предприятие белән 2023 елдан җитәкчелек итте. Моңарчы ул Буада эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев