Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Гренада" паркы нинди булачак»? Бу хакта шәһәр җитәкчелеге, архитекторлар һәм чаллылылар фикер алышты

Чаллыда «Гренада» паркын төзекләндерү буенча фикер алышуның икенче этабы узды. Шәһәр җитәкчелеге, архитекторлар һәм битараф булмаган чаллылылар Пушкин исемендәге 78-нче лицейга җыелды.

«Традиция буенча, шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган зур проектлар турында фикер алышабыз һәм уртаклашабыз, барысы өчен дә иң кулай вариантны табу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер йөртәбез», – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев, иҗтимагый тыңлауларда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләп.

Реконструкциянең беренче чираты кысаларында паркта эшләнгән эшләр хакында һәм киләчәк планнар турында Legato архитектура компаниясе генераль директоры Мария Ларина сөйләде. Мәсәлән, паркта скейт-парк конструкциясе барлыкка килде.

«Калифорния Яр Чаллыга күчте. Без Россиядә дә аналоглары булмаган бетон скейт-паркын күрәбез. Бу, чыннан да, архитектура формасы буенча уникаль объект», – дип сөйләде ул. - «Безнең бурыч - бу паркны яшьләрне җәлеп итү үзәге итү. Әгәр без узган елгы тыңлауларны искә алсак, яшьләргә тренировкалар үткәрү урыны юк иде».

Ул паркта дроннар узышы өчен урын, спорт мәйданчыклары, шул исәптән воркаут, йога һәм пилатес белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, йөгерү юллары, ял итү зонасы һәм амфитеатр барлыкка киләчәк, дип сөйләде

Моннан тыш, төзекләндерүнең икенче чираты кысаларында, биредә этләрне урамда йөртү һәм дрессировкалау өчен заманча зона булдырылачак. Яшел үсентеләр саны да артачак, паркта куаклар, чәчәкләр утыртылачак.

Илья Зуев җәмәгать тыңлауларында катнашучыларга рәхмәт белдерде: "Чаллылылардан кире элемтә ишетү мөһим. Минемчә, яңгыраган фикерләр урынлы,  оптималь вариантка килү өчен моның өстендә эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтте ул

Искәртеп үтик, бу җомга, 14 февральдә, 29 нчы гимназиянең актлар залында «Яшь ленинчылар» бульварын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак. Чара 18: 00 сәгатьтә башлана.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев