Прививканы кайчан ясатсаң яхшырак?
Вакцинация башланган чорда гына да 5 нче шәһәр поликлиникасында 300 гә якын кеше гриппка каршы прививка ясатты. Авыруларны кисәтү бүлеге җитәкчесе Андрей Борисов аңлатуынча, прививканы сентябрьдә ясатсаң яхшырак. 2-3 атна эчендә гриппка каршы иммунитет формалашып өлгерә.
Чаллы медицина учрежденияләренә "Совигрипп" , "Флю-М", йөкле хатыннар өчен "Ультрикс Квадри" вакциналары кайтты. Табиблар привикалар җиңел кичерелә ди.
Татарстанда халыкның 60% ына прививка ясарга планлаштыралар, алар арасында риск төркемендәгеләр дә бар. Риск төркеменә 6 айдан 6 яшькәчә балалар, 1-11нче сыйныф укучылары, йөкле хатын-кызлар, студентлар, сәүдә, транспорт, белем бирү, медицина өлкәсендә эшләүчеләр, 60 яшьтән өлкәннәр, хәрби хезмәткә чакырылучылар, хроник авырулар керә.
Прививканы поликлиникаларда ясатырга, яки прививка ясаучы бригаданы эш урынына, уку йортына чакыртырга мөмкин.
Нет комментариев