Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Әхмәтова: «Минем турында язылганга ышанмагыз»

Башкорстанның атказанган артисты «Йолдызлы мизгел» тапшыруында кунакта.

Һәр чәршәмбе сәгать 12дә «Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләрендә «Йолдызлы мизгел» тапшыруын карарга мөмкин. Ул  татар эстрадасының танылган артистлары, театр актерлары, музыка осталары, сәнгать әһелләре белән очрашу форматында уза. Туры эфирда барган әңгәмәнең видеосы «ВКонтакте»дагы төркемебездә саклана. Ә газета битләрендә укучыларыбызны тапшыруның иң кызыклы мизгелләре белән таныштырабыз. Бу юлы кунакка редакциябезнең дусты, Башкорстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова килде.

– Ничек килеп җиттегез, кәефләр ничек, Гүзәл?
– Бездә кичә көз иде, Чаллыда кыш икән, иртән торуыма бөтен җирдә ап-ак кар иде, күңелдә шундый рәхәт. Яркәйдә концерт куеп, дулкынланып, тамашачыларны сагынып, ашкынып килдек, кәефләр һәрвакыттагыча, күтәренке.  
– Очрашуга әзерләнгәндә тамашачыларыбыз җырлары да, үзе дә матур булганы өчен яратабыз дип әйтергә куштылар. Мин амәнәтне тапшырдым. Чибәрлек тормышта яшәргә ярдәм итәме соң?
– Мин үземне үтә дә чибәр дип санамыйм. Мин моңа нейтраль мөнәсәбәттә. Ә инде сорауның беренче өлешенә килгәндә шуны әйтәсем килә, Чаллыга беренче килүемнән 20 ел вакыт үткән. Чаллы мине җырчы иткән шәһәр ул. Бик якын иттләр, вакытында күтәреп алдылар мине монда.   
– Гаиләгез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.
– Әтием дә, әнием дә укытучылар. Алар инде лаеклы ялда. Без гаиләдә 3 кыз үстек, мин төпчек. Ике апам да укытучы булып эшли. Ә мине әни 2 яшьтән үк сәхнәгә чыгаргач, үскәч инде сайланып тормадым. Һәрвакыт җырчы булырга хыяллана идем. Якыннарым көчләп, син дә укытучы бул димәде, рәхмәт аларга. Әти баянда уйный, әни җырлый, зур апам да, уртанчысы да матур бии – шундый музыкаль гаилә идек без. Балачактан алып сәхнәдән төшмәдем. Мәктәптә нинди чаралар була - барысында да катнаша идем. Хәзер дә: “Һөнәреңне алыштырыр идеңме, ниндигә?” дисәләр, барыбер җырчы һөнәрен сайлар идем. Тугры тамашачыларыма рәхмәт, үз итүләре, иҗатым белән кызыксынулары, җырларымны яратып тыңлаулары миңа илһам өсти, үсендерә. Сәхнәсез үземне күз алдына да китермим. 

– Интернетта теннисны үз итәсез икән дип язалар. Дөресме бу? 
– Интернетта барлык язылганга да ышанасы түгел. Бутаганнар, теннис уйнамыйм. Әле менә килгәндә дә шуны әйтермен дип уйлап куйдым. Миңа кагылышлы бик мөһим әйберләргә карата да ялгыш мәгълүмәт йөри. Имеш, баламның әтисе әллә кем. Кияүгә чыгып, туйлар үткәреп, законлы никахта туды кызым. Интернетта исеме әйтелгән кеше әтисе түгел. Аннары Гүзәл, әтисе үлгәч, Лос-Анжелеста яшәгән, дигәнне ишеттем. Әтием, Аллага шөкер исән-сау. Америкада булганым юк, яшәмәячәкмен дә. Мин патриот – халкымны, илемне яратам, бервакытта да күчмәячәкмен. Җыеп әйткәндә, интернетта язылганнарның якынча 30 проценты гына дөрес. 
– Ә фортепианода уйнавыгыз турында дөрес әйтәләрме?
 – Юк, уен коралларында уйнамыйм. Беренче белемем буенча мин театраль режисеер. Икенчесе буенча – юрист. 


– Авыр вакытларда кайдан көч аласыз?
– Әллә нинди хәлләр булганда да, кешеләр нишлидер,  мин кычкырып җырлыйм. Кеше арасында түгел инде, кыен чакта берүзең калырга тырышасың бит. Еласам да җырлыйм. Элек мин бөтенләй еламый идем, нинди каты кеше булганмындыр. Мине елатырга ай-яй иде. Бала тапкач, хатын-кыз йомшара диләр бит. Мин дә шулай, 70 процентка бөтен төрле Гүзәл мин. Хәзер минем исем китми. Аннары уйлыйм да, тукта әле, нигә елыйм дим үземә. Аннан берәр нәрсә үзгәрәме дим. Елап тормыйм инде дим. 
– Кызыгызга ничә яшь, аңа исемне ничек куштыгыз?
–Кызык булды ул исем табуым. Инде роддомга барырга йөрим, исем юк. Табар вакыт җитте, һаман юк. Бала таптым. Күңелемдә Амалия дигән сүз йөри иде шуны  тәвәкәлләдем. 5нче октябрьдә кызыма 6 яшь тулды. Әти-әниемә, туганнарыма укытучылар көненә бүләк булды ул. 
Ул безнең саф татарча сөйләшә, кайберәүләр хәтта гаҗәпләнеп куя. Без өйдә гел туган телдә генә аралашабыз. Артист булмасам, гинеколог булам ди. Шулкадәр йөкле хатыннарны ярата – шул хакта кинолар карый, урамда шундый хатын-кызларны күрсә, барып кочакларга мөмкин. Безгә дә акыл өйрәтә кайчак, кызык итеп сөйләшә, дөресли.


– Алга таба нинди максатлар куясыз?
– Артистлар күтәрелә дә аншлаг вакытында, ягъни танылгач, бар җирдә дә чыгыш ясый, хезмәтенең нәтиҗәсен татый.  Мин исә кыен итеп күтәрелдем, ә аншлаг башлангач туктадым. Айның 30 көнендә 30 концерт куеп, бик бирелеп эшләгәннән соң «выгорание» булды бугай. Сәхнәдән ял итеп алдым. Елга 1-2 генә концерт куйдым. Ә бу дөрес түгел. Әз генә туктап торсаң да, куып тоту бик авыр. Пандемия мине селкетеп җибәрдеме шунда... Нишлим соң мин, дидем. Яңадан үз-үземне коткардым. Үлеп барган чаян яңадан үз-үзен яшәтеп җибәрә диләр бит, бу – мин инде. Заманча итеп аранҗировкалар ясаттым. 2 елда 22 җыр яздырдым, шуның 15енә клип төшердем. Гастрольләргә чыгып киттем. Туктамыйча, көне-төне эшлибез - концерт, туйлар, юбилейлар, төрле чаралар. Хәзер генә аңлыйм, күтәрелгәндә авыр булгач, арыганмындыр мин. Тик шулай да максат куйдым – китеп барганны куып тоту. Ә мин үз дигәнемә ирешми барыбыр туктамыйм. Ничек булыр, бер Аллаһы Тәгалә генә белә. 

 

Гүзәл Әхмәтова турында башка язмаларны моннан укырга була:

Гүзәл Әхмәтова Чаллыда туфли эзләгән

Гүзәл Әхмәтова үзенә купальник алган.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев