Гүзәл Әхмәтова Төмәнгә барып купальник алган
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Әхмәтова Төмәнгә барып купальник алган

Асты кара, өсте ялтыравклы челтәр икән.


Бу көннәрдә бер төркем татар җырчылары Илнар Сәйфиев оештырган Солянка концертлары белән Төмән өлкәсендә концертлар куя. Анда Башкортстаннан җырчы Гүзәл Әхмәтованы да чакырганнар.

Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә: “Төмәнгә килеп купальник алдым. Уфада чыгып алырга вакытым юк. Моннан кайткач берәр атнага кызым белән диңгез буена барып кайтырга исәплибез,”- дип язды.


Бүген Гүзәл Әхмәтова белән хәл белештек. Ул безгә купальнигының нинди булуын да әйтте. Асты кара, өсте ялтыравклы челтәр, диде ул. Кызы Амалия белән Төркиягә баргач, фото җибәрергә дә вәгъдә бирде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


йолдызлар тормышы

Нет комментариев