Сүз шәһәрдәшләребезнең мошенниклардан зыян күрүе турында бара
Бүген бу турыда Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта сөйләделәр. Өлкән тикшерүче Наталья Бәшәрова журналистларга “Чаллылылар үз акчаларын сакласыннар, салдыргач аны беркемгә дә бирмәсеннәр, күчермәсеннәр, банк карталарының номерларын әйтмәсеннәр иде”, дип мөрәҗәгать итте.
Бу бигрәк тә өлкән буын кешеләренә кагыла. Нигездә, мошенниклар кармагына 69-84 яшьлек әбиләр эләгә.
- Бүген генә мошенниклар ике әбигә шалтыратып, 400 мең сум акчасын алганнар. Ярый әле, берсенең юлына танышы очраган. Ул аны бәладән коткарган. Ә икенчесе, кызганычка каршы, үзенең пенсиясеннән җыелып килгән акчасыннан ваз кичкән, - диде Наталья Бәшәрова.
Нет комментариев