Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Уразовага ире нинди бүләк ясаган

Моны Гүзәл үзе дә көтмәгән булса кирәк.

Җырчы Гүзәл Уразовага ире Илдар Хәкимов зур бүләк ясаган — спорт белән шөгыльләнү өчен эллипс тренажеры бүләк иткән. «Әкрен генә йөрергә куша. Тазарып китәр дип курка шикелле. Бик уңайлы нәрсә икән эллипс. Фитнес-үзәкләрдә генә йөргәнем бар иде», — дигән Гүзәл Уразова. 
Эллипсны әйләндергән видеосын җырчы инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. «Балконнан спортзал ясалды инде монда», — ди ул. Кадр артында иренең тавышы да ишетелеп тора. «Әлегә ипләп кенә, соңрак яхшылап шөгыльләнерсең. Формага киләсең була бит инде», — дигән Илдар Хәкимов.
«Гүзәл жаным, минем кебек иртәнге өчтә торып, 1,5 сәгать җәяү барганнан соң, 1,5 cәгать поезд белән эшкә йөрсәң, мондый тренажерның кирәге юк», «Кием эләргә шәп нәрсә», «Дүшәмбедән чаба башлыйм дип биш ел торды, аннары авитога куеп саттым», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.
«Гүзәл, бик мавыгып китә күрмә. Аллам сакласын, көч килмәгәе. Сине ябыктырам дип, үзен кайгырта (ирләрне әйтәм), үзеңне сакла», «Вакытсыз бәбиләвең бар. Бәби тапкач йөгерерсең», — дип борчылган Гүзәлнең берничә инстадусты.

 

чыганаклар: Кызыл тан

фото:ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев