Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаҗга киттеләр

Татарстан мөфтиятенә караган "ДУМ РТ Хаҗ" ширкәте оештырган 47 кешелек икенче төркем Мәккәгә хаҗ кылырга юл алды. Быел Татарстанга 1700 хаҗ квотасы бирелде. Булачак хаҗилар очкыч белән башта Мәскәүгә, аннан Дубайга, Дубайдан исә автобуслар белән Согуд Гарәбстанына барачак.Быел Русиядән хаҗга барырга теләүчеләр арткан. Әгәр узган елларда Согуд Гарәбстаны биргән квотаны...

Татарстан мөфтиятенә караган "ДУМ РТ Хаҗ" ширкәте оештырган 47 кешелек икенче төркем Мәккәгә хаҗ кылырга юл алды. Быел Татарстанга 1700 хаҗ квотасы бирелде. Булачак хаҗилар очкыч белән башта Мәскәүгә, аннан Дубайга, Дубайдан исә автобуслар белән Согуд Гарәбстанына барачак.Быел Русиядән хаҗга барырга теләүчеләр арткан. Әгәр узган елларда Согуд Гарәбстаны биргән квотаны Русия тутыра алмаса, быел урыннар җитмәгән. Шул сәбәпле Русия Согуд Гарәбстаныннан өстәмә урыннар сораган. Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов сүзләренчә, узган ел Русиягә 16 мең урын бирелсә, быел 23 мең 500гә җиткергәннәр. Гомумән, Русиягә генә түгел, ә башка илләргә дә квоталар арттырылган. Чөнки элегрәк Мәккә мәчетендә төзекләндерү сәбәпле, квоталар киметелгән иде.

Татарстаннан хаҗга барырга теләүчеләр дә нык арткан. "ДУМ РТ Хаҗ" комитетыннан белдерүләренчә, республикага 1200 квота бирелгән, әмма ул җитмәгән һәм шул сәбәпле өстәмә сораганнар. Нәтиҗәдә 1700 кеше барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев