Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хакимияттә күргәзмә

Шәһәр хакимиятенең беренче катында Чаллы һәм аның кешеләренә багышланган гадәти булмаган күргәзмә ачылды. Бирегә яшь фото осталары Марат Закиров белән Дмитрий Кубановның А3 форматындагы 50дән артык хезмәте куелган. Алар барысы да шәһәр тормышын чагылдыра. Бер фотода - шәһәрнең тарихи урыннары, икенчесендә гадәти кешенең ялы, ул балык тота. "Электротранспорт", "Автомобиль юллары...

Шәһәр хакимиятенең беренче катында Чаллы һәм аның кешеләренә багышланган гадәти булмаган күргәзмә ачылды. Бирегә яшь фото осталары Марат Закиров белән Дмитрий Кубановның А3 форматындагы 50дән артык хезмәте куелган. Алар барысы да шәһәр тормышын чагылдыра. Бер фотода - шәһәрнең тарихи урыннары, икенчесендә гадәти кешенең ялы, ул балык тота. "Электротранспорт", "Автомобиль юллары предприятиесе", гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте эшчәнлеге чагылыш тапкан.

"Яр Чаллы - йөзләгән мең кешенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзенчәлекле, чын кешеләр шәһәре", дигән күргәзмәнең кереш өлешендә.

Күргәзмәгә язучы Шамил Идиатуллин, блогер Илья Варламов, Россия архитекторлар берлеге рәисе Ринат Сафиуллин үз бәясен биргән.

Аннары күргәзмә Орган залына күчә. Киләчәктә аны Берлин, Истанбул, Варна, Рига һәм Казанда оештырырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев