Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Халкым чишмәсе” мул сулы икән

Яр Чаллы шәһәренең "Шатлык" яшьләр үзәге үзенең күңелле кичәләре, төрле мәдәни чаралары:конкурс, бәйгеләре белән һәрвакыт сөендереп тора. Биредә милли мәдәнияткә, сәнгатькә зур урын бирәләр. Болар, әлбәттә, монда хезмәт куючы үз эшенең осталары булган белгечләрдән дә тора. Ел саен үтә торган "Халкым чишмәсе" төбәкара яшьләр фестивале дә ел саен үткәрелә торган,...

Яр Чаллы шәһәренең "Шатлык" яшьләр үзәге үзенең күңелле кичәләре, төрле мәдәни чаралары:конкурс, бәйгеләре белән һәрвакыт сөендереп тора. Биредә милли мәдәнияткә, сәнгатькә зур урын бирәләр. Болар, әлбәттә, монда хезмәт куючы үз эшенең осталары булган белгечләрдән дә тора. Ел саен үтә торган "Халкым чишмәсе" төбәкара яшьләр фестивале дә ел саен үткәрелә торган, халык мәхәббәтен яулаган чара. Аны талантлы яшь буын алдан әзерләнеп көтеп ала. Шәһәр хакимиятенең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән уздырылган фестивальнең быелгысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. 90нан артык иҗатның төрле төре белән шөгельләнүче егет-кызлар, аерым коллективлар катнашты анда. Ә шәһәр иҗат зыялыларыннан торган жюри шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алды.

"Халкым чишмәсе" төбәкара яшьләр фестиваленең гала -концерты Татар Дәүләт драма театры бинасында узды. Сихри бер манзара белән башланып китте ул. Узган ел фестивальнең җиңүчесе Лилия Әхмәтованың "Саз" халык уен коралында күңелләрне хисләндереп уйнавы гаҗәеп матур булды.

Сәхнә түре төрле номинациядә чыгыш ясап мәртәбәле урыннарны алган башкаручыларга бирелә."Нәфис сүз" номинациясендә 6 мәктәптән Альбина Ганиевага тиңнәр булмады. Ул Рафаэль Сафинның "Кыр казлары" әсәрен башкарып залны әсир итте. Кама автомеханика техникумы студенты Гөлназ Нурмиева автор башкаручы буларак танылды. Җырчылар арасында беренчелекне педагогия көллиятеннән Диана Усачева алды. "Халык җырларын иң оста башкаручы" номинациясендә 29 нчы мәктәптән Рания Имамиева "Сибелә чәчем" не акапелла башкарып җаннарны айкады. Биючеләр арасында 13 нче санлы балалар иҗат мәктәбеннән Эльвина Сәмигуллинага тиңнәр булмады. Музыка коралында уйнаучылар номинациясендә нибарысы өч кеше катнашса да ул бик истә калырлык булды. Җиңүче- 7 нче балалар иҗат мәктәбе укучысы Валерия Харитонова Нәҗип Җиһановның "Скерцо" дигән әсәрен бик яхшы башкарды. Шушы номинациядә икенче урынны яулаган Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты студенты Нәфкатъ Галиуллинның баянда татар көйләренә тезмә уйнавы тамашачы күңеленә сары май булып ятты. Ә инде фестивальнең Гран-прие 29 нчы гимназия укучысы Динар Хуҗинга һәм шушы ук мәктәпнең "Гөлкәй" бию ансамбленә бирелде. Алар Тукай әсәрләре буенча заманча композиция күрсәттеләр.Үзе кызыклы, үзе милли, музыкаль чыгыш матур бәйрәм кебек булды. Бигрәк тә Динарның талантлы егет икәнлеге күренде.

"Халкым чишмәсе" төбәкара яшьләр фестивалендә 8 нче мәктәптән рус милләтеннән генә торган "БонИтас" ансамбленең саф татарча "Гармун алыйк әле дускай" җыры көтелмәгән бүләк булды, кызларга махсус приз тапшырылды. Шулай ук 5 нче мәктәптән Гарипова Аделина һәм Гарипова Алинәнең җырлаулары жюри күңеленә хуш киләрлек булды.

Бу милли, күңелле, йөрәккә рухи байлык бирә торган фестивалне оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Талантлы белгеч, "Шатлык"тагы барлык милли чараларны оештыруда башлап йөргән Илюсә Әүхәдиевага бигрәк тә! Мондый үз халкы өчен җан атып йөргән кешеләрнең берсе ул! Ә яшьләребезгә киләсе "Халкым чишмәсе" төбәкара яшьләр фестиваленә әзерләнә торыгыз, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев