Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык дружиналары активлаша

Бүгенге көндә Чаллыда 1200дән артык кешене берләштергән 104 халык дружинасы отряды эшли. Алар җәмәгать тәртибен саклауда полиция хезмәткәрләренә ярдәм итәләр: бергәләп урамнарда патрульдә йөриләр, рейдларда катнашалар, шәһәркүләм бәйрәмнәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә өлеш кертәләр. 2016 елның өч аенда алар 16 җинаять ачуда һәм 227 админисратив хокук бозуны ачыклауда хокук саклаучыларга булышканнар....

Бүгенге көндә Чаллыда 1200дән артык кешене берләштергән 104 халык дружинасы отряды эшли. Алар җәмәгать тәртибен саклауда полиция хезмәткәрләренә ярдәм итәләр: бергәләп урамнарда патрульдә йөриләр, рейдларда катнашалар, шәһәркүләм бәйрәмнәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә өлеш кертәләр. 2016 елның өч аенда алар 16 җинаять ачуда һәм 227 админисратив хокук бозуны ачыклауда хокук саклаучыларга булышканнар.

18 мартта ирекле халык дружинасына "Яр Чаллы электр челтәрләре" предприятиесе хезмәткәрләре дә кушылды. Башкарма комитетның куркынычсызлыкны тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев һәм Чаллы эчке эшләр идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Румил Гыймадиев аларны иҗтимагый эшләре башлану белән котладылар. "Яр Чаллы электр челтәрләре" предприятие Ленар Зарипов кунакларга үзләренә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан ирекле халык дружиналары кандидатларына таныклык тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев