Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халыкара күргәзмә

Чаллының картиналар галереясендә Мексика слависты, рус әдәбиятын күп телләргә тәрҗемә иткән Сельма Ансираның фотокүргәзмәсе ачылды. Әлеге чараны оештырырга шәһәр башкарма комитеты ярдәм иткән. Тантанада башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, автор Сельма Ансира һәм башка кунаклар катнашты. Күргәзмәгә килүчеләрне 2нче балалар музыка мәктәбенең "Иске шәһәр" ансамбле...

Чаллының картиналар галереясендә Мексика слависты, рус әдәбиятын күп телләргә тәрҗемә иткән Сельма Ансираның фотокүргәзмәсе ачылды.

Әлеге чараны оештырырга шәһәр башкарма комитеты ярдәм иткән.
Тантанада башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, автор Сельма Ансира һәм башка кунаклар катнашты.
Күргәзмәгә килүчеләрне 2нче балалар музыка мәктәбенең "Иске шәһәр" ансамбле татар музыкасы уйнап каршы алды. Сельма ханымның күргәзмәсе диңгез, су темасына багышланган. Ул татар телен өйрәнергә теләге барлыгын да әйтте. Аның татар әдәбияты белән танышуы шагыйрь Габдулла Тукайдан башланды. 2нче гимназия укучысы Сылу Камалова "Су анасы" поэмасыннан өзек сөйләде. Шулай итеп Чаллыда Мексика белән Татарстан арасындагы мәдәни багланышларга нигез салынды.
Киләчәктә бу күргәзмәне Казанда оештырырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев