Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хастаханәдә – уникаль операция!

Чаллының сәламәтлек саклау учреждениеләре тарихында истәлекле вакыйга. Кама буе балалар медицина үзәгенә Казан журналистлары һәм cәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге хезмәткәрләре килде. Башкала журналистларын Чаллы хастаханәсе нәрсә белән җәлеп итте соң?

Эш шунда, биредә нәниләргә уникаль операция ясый башладылар.

Элек мондый чирле балаларны Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына савыктыра иделәр. 2006 елдан бу җаваплы эшкә Казан балалар республика клиник хастаханәсе табиблары да алынды.

2014 елда Кама балалар медицина үзәгендә ретинопатия чире буенча 1500дән артык нарасый тикшерү узды. 21 балада әлеге чир ачыкланды. Моңа кадәр күзнең челтәр катламына операцияне лазер ысулы белән ясату өчен сабыйларны республика балалар клиник хастаханәсенә алып бара иделәр. Җитлекмичә туган нарасыйларны Казанга алып бару өчен махсус шартлар кирәк. Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән Кама балалар медицина үзәгенә 10 миллион сумга югары технологияле җиһаз алынгач, мондый операцияне үзебездә дә ясарга керештеләр. Бу беренче чиратта ата-аналарны нәни балаларын еракка йөртүдән коткара, шул ук вакытта республика клиник хастаханәсе табибларының эш күләмен дә киметә.

Кама балалар медицина үзәгендә авырлыгы бер килограммга да җитмәгән нарасыйга операцияне республика балалар клиник хастаханәсенең күз авырулары бүлеге мөдире Алексей Расческов һәм шул хастаханәнең табиб-офтальмологы Наталья Горчакова ясады. "Операциянең төп максаты - чирнең үсешен туктату. Операциядән соң балалар ике ай дәвамында ретокамера буенча тикшерелә. Аннары алар шифаханәләрдә күз табиблары күзәтүендә була", - ди Алексей Юрьевич. Табиблар әйтүенчә, ретинопатия куркыныч чир. Ул күзнең күрү дәрәҗәсен киметеп, балачактан ук инвалидлыкка китерергә мөмкин. Төгәл диагноз куеп, вакытында операция ясасаң, бала тулысынча сәламәтләнә. Мондый диагнозлы сабыйларны атна саен ретиналь камера ярдәмендә тикшерәләр. Күз табибы Ленар Гарифуллин әйтүенчә, авыруны башлангыч чорда дәваласаң киләчәктә бала яхшы күрә.

Мондый уникаль операцияләр Кама балалар медицина үзәге табибларының югары дәрәҗәдә эшләүләрен дәлилли. Киләчәктә күз авырулары булган сабыйларга операцияне дәваханәнең күз табибы Ленар Гарифуллин үзе генә ясый. Ул Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә махсус курсларда укып кайткан. Хастаханә җитәкчелеге аңа зур өметләр баглый.

Шунысы игътибарга лаек, биредә табиблар интернет ресурслардан оста файдаланалар. Чаллы табиблары онлайн режимда Республика балалар клиник хастаханәсендәге хезмәттәшләре белә даими элемтәдә. Аларның сөйләшүен ата-аналар да тыңлап тора. "Бу алардагы психологик киеренкелекне киметә", - диләр табиблар. Алар Кама балалар медицина үзәген капиталь төзекләндерүдә һәм югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итүдә ярдәм иткән республика һәм шәһәр җитәкчеләренә рәхмәтле.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев