Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Хәләл Үзәк” Россия Ислам институты белән таныштырды

26 мартта Чаллы шәһәренең "Хәләл Үзәге"ндә (27/09А) шәһәр мөхтәсибәте булышлыгында әнә шундый чара узды. "Хәләл Үзәк"нең төп бурычы шәһәр мөселманнарын хәләл ризык, дини әдәбият белән тәэмин итү булса да, ул дин кардәшләребез өчен эчтәлекле мөһим чаралар үткәрүне дә үзенең мөһим эше итеп саный. Биредә кыска гына вакыт эчендә Ислам китаплары...

26 мартта Чаллы шәһәренең "Хәләл Үзәге"ндә (27/09А) шәһәр мөхтәсибәте булышлыгында әнә шундый чара узды. "Хәләл Үзәк"нең төп бурычы шәһәр мөселманнарын хәләл ризык, дини әдәбият белән тәэмин итү булса да, ул дин кардәшләребез өчен эчтәлекле мөһим чаралар үткәрүне дә үзенең мөһим эше итеп саный. Биредә кыска гына вакыт эчендә Ислам китаплары күргәзмәсе, шәһәр хаҗиләре мәҗлесе, хәләллек буенча укулар оештырылды.

Чираттагы чарага шәһәрнең "Ак мәчете" мәдрәсәсе шәкертләре, шәһәр имамнары, дини гыйлем алырга теләүче йөзләрчә мөселман җыелды. Аларга Рәсәй Ислам институты (аның составында Казан Ислам университеты да бар) хакында күп мәгълүматлар бирелде. Җыелучылар алдында институтның филология факультеты деканы Габдулла хәзрәт Шәнгәрәев җитәкчелегендә унга якын мөгаллиме, декан урынбасарлары, шәригать белгечләре чыгыш ясады. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ошбу чараны ачу тантанасында чыгыш ясап болай диде: "Элегерәк дини гыйлемне читтән эзләргә тырыштык. Һәм инде аның яхшы яклары белән бергә яман якларын да күрдек. Ата-бабаларыбыз халкыбызның үзенчәлеген, менталитетын исәпкә алып гыйлем биргәннәр. Безгә шул асылыбызга кайту кирәк. Һәм моның өчен бүгенге көндә үзебездә бар мөмкинлекләр дә тудырылган."

Рәсәй Ислам институты җөмһүриятебездә инде 18 нче елын эшли. Биредә Рәсәйнең 50 төбәгеннән 1300 студент укый. Алар теология, лингвистика, Ислам икътисады, Ислам журналистикасы буенча гыйлем алалар. Институт кысаларында Коръән хафизләр әзерләү Үзәге, Казан Ислам университеты (фәкать дини белем бирә) уңышлы эшли. Рәсәй Ислам институты дипломнары дәүләтнеке белән бер дәрәҗәдә, ягъни алар буенча хакимият структураларында да хезмәт итәргә мөмкин. Институны тәмамлап тагын да тирәнрәк гыйлем алу мөмкинчелеге бар. Очрашуда шулай ук дистанцияле укыту хакында да хәбәр бирелде.

Чара барышында Чаллыда эшләүче бердәнбер "Ак мәчет" мәдрәсәсе белән дә якыннан танышу булды. Мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли мәдрәсәне уңышлы тәмамлаучыларның Рәсәй Ислам институтының өченче курсына укырга кабул ителүләрен хәбәр итте.

Соңыннан институт мөгаллимнәре сорауларга җаваплар бирделәр. Аралашу барышында Чаллы шәһәрендә Рәсәй Ислам институты филиалын ачу кирәклеге турында тәкъдим әйтелде, ошбу чараны оештыруга күп көч салган Үзәк җитәкчесе Илдар Җәмил улына рәхмәт белдерелде. "Хәләл Үзәк" барлык килүчеләрне кайнар пылау һәм чәй белән сыйлады.

Рәсемнәрдә: "Ачык ишекләр көне"ннән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев