Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең беренче "Алтын барсын" урлаганнар

Бу хәл бер районда килеп чыккан. Танылган татар җырчысы Хәния Фәрхи әлеге очрак турында "Татар җыры-2017" матбугат конференциясе вакытында сөйләде. "Бу бүләкне яңадан ясатып булмас микән, дип "Алмаз-холдинг" оешмасына мөрәҗәгать итим микән", - ди Хәния ханым. "Татар җыры" бәйгесен оештыручы Камил Гәрәев: "Бу сорауны безгә калдырыгыз, Хәния ханым", - дип...

Бу хәл бер районда килеп чыккан. Танылган татар җырчысы Хәния Фәрхи әлеге очрак турында "Татар җыры-2017" матбугат конференциясе вакытында сөйләде.

"Бу бүләкне яңадан ясатып булмас микән, дип "Алмаз-холдинг" оешмасына мөрәҗәгать итим микән", - ди Хәния ханым.

"Татар җыры" бәйгесен оештыручы Камил Гәрәев: "Бу сорауны безгә калдырыгыз, Хәния ханым", - дип җавап бирде.

Сүз уңаеннан, Хәния Фәрхи "Алтын барс" премиясен иң күп алган җырчыларның берсе. Аны "рекордсмен" дип атыйлар. Быелгы фестивальдә дә Хәния Фәрхигә "Алтын барс" эләгәчәк.

Брошка- алтын барсны җырчы гастрольгә чыкканда түшенә кадап йөргән. Шулай кадерле булган, күрәсең.

"Бәлки, күп еллар үтсә дә, барсны урлаган кеше укып, намусына тиеп, аны кайтарыр", - ди җырчы .

Хәер, кайтармаса да буладыр. Чөнки барсны яңадан ясатуны "Барс-Медиа" ширкәте үз өстенә алды.

http://matbugat.ru/news/?id=17255

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев