Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Шәһәребездә бәйрәм чаралары гөрли. "Энергетик", "КАМАЗ" мәдәният сарайларында, Чаллы татар дәүләт драма, курчак һәм "Мастеровые" театрларында балалар өчен хаким чыршылары уза. Күңел ачу үзәкләрендә, ял базаларында хезмәт коллективлары иске елны озату, яңа елны каршы алу бәйрәмнәре үткәрәләр.

Шәһәр урамнары, сквер һәм парклар яңа елга бизәлгән. Чыршылар янында шугалаклар эшли. Шөкер, 2017 ел Чаллы өчен уңышлы булды. Шәһәрдәшләребез матур, күңелле бәйрәмнәргә лаек. Чаллының төп чыршысы быел да "Азатлык" мәйданында. Бу мәйданда төзекләндерү эшләренең беренче этабы тәмамланды. Мәйданда вертикаль һәм горизонталь чыршылар, ике сәхнә. Быел үзәк чыршыны үзенчәлекле итеп бизәүгә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман командасы зур өлеш керткән. 27 декабрьдә биредәге үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Шәһәр мәдәният идарәсе, иҗат коллективлары белән берлектә тамашачылар күңеленә хуш килерлек программа әзерләгән иде. Бәйрәм программасында җырчылар, театр артистлары катнашты. Моннан тыш, "Әкият", "Әдәби сквер", "Дог-шоу", "Арт-площадка" мәйданчыклары эшләде. Төп сәхнәдә яңа елга багышланган театраль шоу күрсәтелде.
Кунаклар күңел ачу чараларын, дискотека, ут шоуын яратып карадылар. "Әкият" балалар мәйданчыгындагы анимацион-биюле могҗизалы уен программасы нәниләр күңеленә хуш килде. Алар табышмакларга җаваплар әйттеләр, уйнадылар, җырладылар. Эт, төлке, Кар кызы һәм башка геройлар белән төрле уеннарда катнаштылар. 2018 ел эт елы. Шул уңайдан оештыручылар "Дог-шоу" тәкъдим иттеләр. Мәйданда "Эт - кешенең дусты" дип исемләнгән күргәзмә-шоу да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Биредә Хаски этләре белән фотога төшү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Халык уеннары, күренекле язучы Лев Толстой иҗатына багышланган викторина да кызыклы итеп оештырылган.
Яңа ел программасының төп темасы Татарстанда Лев Толстойның тууына 180 ел тулу. Шәһәрдәшләребез бөек язучының тормышы һәм иҗатына багышланган фактларны белеп киттеләр. Уеннарда, викториналарда актив катнашкан шәһәрдәшләребезгә Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр дә бирде, җиңүчеләр "Мастеровые" театры спектакльләренә чакыру билеты белән бүләкләнделәр. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзәк чыршыны ачу тантанасына килүчеләргә яңа елда изге теләкләрен җиткерде. Хезмәтләре, шәһәребезгә тугры булганнары өчен рәхмәт әйтте. Үзәк чыршыны ачу тантанасы күңелле, мавыктыргыч һәм могҗизага бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев