Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң лаелыкларга бүләкләр

Шәһәребезнең мәдәният хезмәткәрләре "Энергетик" мәдәният сараенда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу тармакта 1,5 меңнән артык кеше эшли: алар балаларга музыкаль белем бирәләр, төрле бәйрәмнәр оештыралар, картиналар иҗат ясыйлар, җыр-биюләр бүләк итәләр. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин халкыбызың рухын баетучыларны һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлады. "Мәдәният - Чаллы...

Шәһәребезнең мәдәният хезмәткәрләре "Энергетик" мәдәният сараенда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу тармакта 1,5 меңнән артык кеше эшли: алар балаларга музыкаль белем бирәләр, төрле бәйрәмнәр оештыралар, картиналар иҗат ясыйлар, җыр-биюләр бүләк итәләр.

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин халкыбызың рухын баетучыларны һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлады. "Мәдәният - Чаллы халкының интеллектуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган мөһим тармак. Сезнең хезмәт мәдәни мирасны саклауда һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруда зур роль уйный. Яшь талантларыбыз Чаллы данын Россиягә генә түгел, чит илләргә дә тарата", - дип, аеруча уңышка ирешкән шәһәрдәшләребезгә бүләкләр тапшырды. Төрле телләрдә профессиоань дәрәҗәдә җырлаучы Лилия Букеевага "Татарстанның атказанган артисы" дигән мактаулы исем бирелү хәбәрен зал көчле алкышларга күмде. Бу - 20 елдан артык Чаллы халкына матур җырлар бүләк иткән Лилия ханымның әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булуының дәлиле.

Бәйрәм бүләкләргә мул булды. Сәнгать көллияте хезмәткәре Дмитрий Ефимов Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, "КАМАЗ" мәдәният сарае директоры Динара Денишева шәһәр хакименең рәхмәт хаты, "Эврика" мәдәният үзәге директоры Ландыш Галиева, җырчы Илгизәр Мортазин һәм "Болгар" җыр театры алып баручысы Айсылу Хисмәтуллина башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәт хаты белән белән бүләкләнде.

20 мең сумлык хаким премиясенә лаек булучылар арасында үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Венера Гайнуллина, "Болгар" җыр театры солисты Нияз Хәмәтшин һәм башка фидакарьләр бар иде.

Хезмәттәшләрен мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова да бәйрәм белән котлады. "Бу - ел саен һәр көнне халкыбызга күңелле һәм файдалы кичәләр бүләк итүчеләр бәйрәме. Мәдәнияттә очраклы кешеләр юк. Сезнең һәрберегез талант, креативлык һәм илһамнан барлыкка килгән матур чәчәк бәйләмен хәтерләтә. Барыгызга да хезмәтегездә уңышлар, шатлык, сәламәтлек һәм иминлек телим", - диде ул.

"Шәһри Чаллы" газетасы мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирһади Разов та изге теләкләрен җиткерде. "Чаллы "КАМАЗ" төзүчеләре, икмәк пешерүчеләре һәм башка тармакларда эшләүчеләре белән данлы. Әмма халкыбызга мәдәният хезмәте күрсәтүчеләр аерым ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Сезнең алда баш иеп рәхмәт белдерәм", - дип, Чаллы мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Гөлзада Рзаева кебек күренекле шәхесләргә бүләкләр тапшырды.

Кичәдә 19 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Моңлы җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар Шәрәфетдинов "Чаллы өмете", Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина "Чаллы йолдызы", Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Равил Гыйләҗев "Ел артисты" номинациясендә җиңде. "Мастеровые" рус драма театрының "Кроличья нора" спектакленең режиссеры Денис Хөснияров иҗаты да югары югары бәяләнде. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Орган залы иң яхшы мәдәният учрежденидесе, ә 5нче музыка мәктәбе иң яхшы уку йорты дип табылды.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Алабуга музейлар комплексы генераль директоры, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Гөлзадә Руденко үзенең чыгышында җырчы Раяз Фасыйховның "Хезмәт хакыгыз 5 тапкыр артсын", - дигән теләген хуплап. "Бу өлкәдә шәһәр һәм республика җитәкчеләре белән бергәләп эшләрбез", - диде. Ул мәдәният хезмәтәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Кичәне Игорь Лерман җитәкчелегендәге камера оркестры, җырчылар Раяз Фасыйхов, Динар Шәрәфетдинов һәм Нияз Хәмәтшинның чыгышы бизәде.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев