Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү паркында балалар кызыклы клоуннар белән күңел ачты - ФОТОРЕПОРТАЖ

1 июньдә Җиңү паркында (Шахмат-шашка клубы янында) спорт мәйданчыгы оештырылды. Монда балалар төрле ярышларда катнашты.

Эчке зур сәхнәдә исә «Балачак – ул мин һәм син!» күңел ачу цирк программасы старт алды. Кечкенәләр рәхәтләнеп клоуннар оештырган уеннарда катнашты, аларга кушылып биеде. 

Җиңү паркының кече сәхнәсендә, парк эчендә «Ура! Каникуллар!» дип исемләнгән концерт та булды.  Балалар рәхәтләнеп карусельләрдә дә атынды, тәмле күчтәнәчләр белән дә сыйланды. Теләге булганнарга рәсем ясау буенча мастер-класслар да оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев