Шəhри Чаллы

Иң сәламәт балалар кайда яши?

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында 14 яшькә кадәр булган иң сәламәт балалар яшәгән регионны атадылар.

Әлеге күрсәткеч буенча беренчелекне Чечен республикасы алган — анда йөз мең балага 62 969,7 авыру очрагы теркәлгән. Шулай ук балалар сәламәтлеге буенча россия регионнары бишлегендә – Кабардин-Балкар, Тыва республикасы, Адыгей һәм Бурятия. Ә иң күп балалар авыру Ненец автоном округында күзәтелә. Анда йөз мең балага 352 120 авыру очрагы теркәлгән. Чукотка автоном округы, Карелия, Коми республикасы һәм Архангел өлкәсендә дә авыручы балалар саны күп булуы ачыкланган.

 

http://maydan.tatar/in-selamet-balalar-kajda-yashi/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: