Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Иң яхшы маршрут кемнеке?

    Чаллыда 23 сентябрьдән "VeloChelny16" проекты кысаларында иң яхшы велосипед маршрутына бәйге башланды. Ял көннәрендә актив ял итәргә теләүчеләр өчен иң кызыклы һәм уңайлы велосипед юллары сайлап алыначак. Төп таләп, әлбәттә, тәкъдим ителгән маршрутның куркынычсызлыгы һәм шәһәрнең тарихына кагылышлы урыннардан үтүе. Бәйгене шәһәр хакимияте һәм "Чаллы 1626" генераль проекты ярдәме белән,...

    Чаллыда 23 сентябрьдән "VeloChelny16" проекты кысаларында иң яхшы велосипед маршрутына бәйге башланды.

    Ял көннәрендә актив ял итәргә теләүчеләр өчен иң кызыклы һәм уңайлы велосипед юллары сайлап алыначак. Төп таләп, әлбәттә, тәкъдим ителгән маршрутның куркынычсызлыгы һәм шәһәрнең тарихына кагылышлы урыннардан үтүе.

    Бәйгене шәһәр хакимияте һәм "Чаллы 1626" генераль проекты ярдәме белән, Идел буе федераль университеты студентлары оештыра. Кызыклы тәкъдимнәрне дә алар кабул итә.

    Коллекторсыз булмый

    Яшьлек микрорайонындагы коллектор сентябрь ахырында, ягъни шушы көннәрдә файдалануга тапшырылачак.

    Бүгенге көндә "Фон" төзелеш корпорациясенең төп финанс чаралары хуҗалык-юынтык сулар коллекторын төзүне тиз арада төгәлләүгә юнәлтелгән. Чөнки әлеге корылмадан башка яңа гына сафка баскан 65/04, 65/10 (2нче блок) йортларын файдалануга тапшырып булмый. Компания вәкиле әйтүенчә, басымлы канализация коллекторы 30 сентябрьгә әзер булачак.

    Шуны да әйтергә кирәк, 65нче микрорайондагы торак йортлар һәм коллектор төзелеше һәрдаим башкарма комитет контролендә. Атна саен төзелеш мәйданнарында күчмә киңәшмәләр һәм өлешләп төзүдә катнашучылар белән очрашулар оештырыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: