Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

«Заман» яшьләр үзәге һәм Эшче яшьләр советы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина стипендиясенә «Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итә. Конкурс үз предприятиеләрендә, оешмаларында яшьләр белән эш алып баручы яшь белгечләр арасында үткәрелә.

Исемле стипендиянең күләме өч номинациядә 30 мең сум тәшкил итәчәк.
Конкурс яшьләр оешмаларының талантлы лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшьләр арасында иҗтимагый эшчәнлекнең абруен күтәрүдә ярдәм итү максатыннан оештырыла.
Катнашуга 35 яшькә кадәрге яшьләр берләшмәләре лидерлары, үзләренең предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр (җаваплы затлар) чакырыла. Гаризалар һәм конкурс документлары 30 ноябрьгә кадәр oorm16@mail.com электрон адресы буенча кабул ителә.
Конкурста җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк:
- «Предприятиедә, оешмада 100 кешегә кадәр яшьләр саны булган иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе»;
- «Предприятиедә, оешмада 100 кешедән 500 кешегә кадәр яшьләр саны булган иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе»;
- «Предприятиедә, оешмада 500 кеше һәм аннан артык яшьләр саны булган иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе».
Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс