Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Якташларның кадерен белергә өйрәтте +фотолар

Әлкилеләр белән очрашуга күренекле язучы Нәби Дәүлинең кызы да килде.

«Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаевның юбилее уңаеннан, «Шәһри Чаллы» битләрендә  Чаллының күренекле шәхесе турында сөйләмичә кала алмадым. Ул бик зур эшләрнең башында торган кеше. Ә без, төрле районнарның якташлык җәмгыятьләре өчен кендек каны тамган туган җирне кадерләргә, якташларны хөрмәт итәргә этәргән кеше буларак аеруча якын», – ди полиция полковнигы, педагогия фәннәре кандидаты, Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Римма Искәндрова.

– Олы җанлы, шәһәрнең абруйлы кешесе Гөлзада Мөхәммәтовна белән тәүге тапкыр 1990 елда очраштык. Мин ул вакытта эчке эшләр идарәсендә балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү инспекциясе башлыгы булып эшли идем. Үзгәртеп кору вакыты. Балаларны начар юлга җибәрмәс өчен нәтиҗәле эш алымнары кулланырга кирәк иде. Шул вакытта олы җанлы, кеше язмышларына битараф булмаган Гөлзада ханым яшүсмерләр өчен кинолекторийлар уздырырга тәкъдим итте. Шулай итеп мәгариф идарәсе белән берлектә «Энергетик» мәдәният сараенда балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып кинофильмнар күрсәтә башладык. Фильм беткәч балалар һәм яшүсмерләр белән эшли торган белгечләрне чакырып, әхлак, тәрбия темаларына сөйләштек.  Мондый чаралардан әти-әниләр дә читтә калмады. Очрашуларга полиция хезмәткәрләре дә килә иде.  Яшь буында полиция хезмәткәрләренә карата фикер үзгәрде. Алар хокук саклау органнарында эшләүчеләрдән курыкмыйча үзләренең фикерләрен әйтә башладылар.  Шулай итеп яшьләребезне начар гамәлләрдән саклап калдык. Уртак эшебез нәтиҗәсендә ул елларда балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелек кимеде. 

2013 елда Гөлзада ханым мине Әлки районында туып-үскән якташларның очрашуын оештырырга чакырды. Беренче очрашу әйбәт узды. Тора-бара бу эш үземә дә ошап китте, чөнки якташлар белән очрашу күңелгә җылылык, рәхәтлек бирә. Хөрмәткә лаеклы якташларыңны табасың, райондагы авылларның тарихы белән кызыксынып, белемнәрең арта, күренекле якташларың белән горурлык хисе туа. Ярдәмгә мохтаҗларга игелек кылып савап җыясың. Аларның рәхмәтле йөзләрен күреп үзең дә сөенәсең... 
Гөлзада ханым белән очрашулар уздыру җайлы булды. Ул очрашуда чыгыш ясарга күренекле кешеләрне, теге яки бу район белән бәйләнеше булган артистлар табарга булышты. Гадәттә безнең бәйрәм фойеда ук башлана. Чәй эчә-эчә якташлар бер-берсе белән аралашлар, яшьлекләрен искә төшерәләр. Чаллыда төрле өлкәләрдә  эшләсәләр дә аларны туган як берләштерә.  
Якташлык җәмгыятьләре эшчәнлеген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев та хуплый, ярдәм итә. Якташлар белән очрашуга район башлыгы Александр Никошин үзе килә. Бу – Әлкидән чыккан Чаллы халкына хөрмәт билгесе. Быел Казанда Әлки районы мәдәнияте көне узды. Ул чарада без дә катнаштык, – ди Римма Рафиковна. – Әлки якташлык җәмгыяте оешуга 13 ел тула. Шул вакыт эчендә күпме күренекле якташыбызны табып, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Алар арасында татар язучысы Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия  аеруча кадерле кунак. Без, Әлкилеләр аны эзләп табып, якташларның беренче очрашуына чакырдык. Бу очрашу аңарда да, бездә дә җылы тәэсирләр калдырды. Шуннан соң ул безнең чараларга даими килә башлады.


Чаллыда да Әлки районыннан чыккан танылган кешеләр күп: эшмәкәрләр –  Илдар Гәрәев, Ленар Вафин, милиция полковнигы Римма Искандрова, финансист Лилия Байчурина, актив җәмәгать эшлеклесе Рәхилә Гарәпшина, фотограф Рифкать Бильданов һәм башкалар. 

 

«Без очрашып концерт карап кына калмыйбыз, даими рәвештә хәйрия чараларында да катнашабыз. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә эшлекле хатын-кызлар берлеге белән гуманитар ярдәм туплап, озаттык. 67нче коррекция мәктәбенә даими ярдәм итәбез. Якташыбыз Илдар Гәрәев махсус хәрби операциядәге авылдашына һәм аның гаиләсенә даими булыша.  Авыр хәлдә калган якташларыбызга булышып торабыз.  
Бу игелекле эшләрнең башында Гөлзада Рзаева тора. Аның тәкъдиме белән якташлар очрашуларында сәхнә кырыена хәйрия тартмасы куела. Кешеләр акча салалар. Аннары җыелган акчаны мохтаҗларга бирәбез. Шәһәребезнең олы җанлы, киң күңелле кешесе Гөлзада Мөхәммәтовна зур, нык тамырлы имән агачын хәтерләтә, ә без аның ярдәмчеләре – шул агачның ботаклары һәм яфраклары. Без, Әлкилеләр Гөлзада Мөхәммәтовнага яшь буынны туган якның, якташларның кадерен белергә өйрәткәне өчен гомеребез буена рәхмәтлебез», – ди Римма Рафиковна.

Чаллыдагы Әлки районы якташлык җәмгыяте, Әлки районы халкы исеменнән, легендар шәхес,  шәһәрнең Мактаулы гражданы, «аяклы» тарих, «Алтын йөрәкле кеше», Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, изге күңелле, мөлаем Гөлзада Рзаеваны якынлашып килүче юбилее белән котлыйбыз. Аңа сәламәт булып, планлаштырган эшләрен башкарырга насыйп булсын. Сәламәт булып, озак еллар дәвамында Татарстан халкын сөендереп яшәсен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция якташлык Әлки районы якташлары Игелекле эшләр