Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялганчы кыз 4 егет башына җитте

Аларны төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Чаллыда 4 егеткә төрмә яный. 

2 ел элек Чаллы кызы әти-әнисе бүләк иткән телефонын ломбардка илтеп бирә. Егетенә ул: “17 яшьлек танышым урлады”, - дип алдый. Егет кеше, 3 дустын ияртеп, “карак” белән очраша. Телефон өчен 20 мең сум таләп итәләр. Тегесе, гаебен танымый - акча бирергә ризалашмый. Егетне тукмыйлар. Соңыннан да телефон аша акча сорап җәфалыйлар. Ахыр чиктә зыян күрүче хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Акча таләп итүче егетләрне 5 мең сум тапшырганда кулга алалар.

- Аларга җинаять эше кузгатылды. Дәлилләр белән документлар судка җибәрелде. Тиздән хөкем карары чыгарылачак, - ди ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 

Юристлар әйтүенчә, акча таләп иткән өчен иң күбе 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм 80 мең сум штраф яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев