Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа Чабаксар шәһәрендә каратэ буенча дөньякүләм чемпионат узды

Чаллы каратэ осталары дәрәҗәле турнирда йөзгә якын медаль яулады.

Ярышларда 14 илдән һәм Россиянең 23 регионыннан 1600 артык бала, яшүсмер һәм өлкән спортчы көч сынашты. Һиндстан, Зимбабве, Япония, Армения, Әзербайҗан, Абхазия, Украина, Белоруссия, Латвия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан һ.б. илләрдән спортчылар килде.

Чарада Чаллы шәһәренең 1нче балалар иҗат сарае каршында эшләп килүче "Чаллы барслары" спорт клубында шөгыльләнүче каратэчылары да уңышлы чыгыш ясады. Алар ярышларда йөзгә якын медаль яулады.

Тренер С.В.Николаева әйтүенчә, спортчылар бу ярышка хәтта каникуллар вакытында да әзерләнгән. "Чаллы барслары" шәхси һәм команда белән каратэның төрле төрләрендә катнашты. 

Шәһәрдәшебез шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның улы Закир бәйгедән 1-алтын, 3-көмеш, 1-бронза медале алып кайтты. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: набережные челны чемпионат россии