Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел башыннан пенсия арта

Күпмегә?

1 гыйнвардан  эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8% ка артты. Үсеш еллык индексация кысаларында булган. Пенсия 2022 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 15,3%ка арткан, бу – соңгы җиде елда рекорд. 

Индексацияләр хатын-кызларга 60 яшьтән билгеләнгән иминият түләүләренә кагыла, ә ир-атларга – 65 яшьтән хезмәт стажы булган очракта. Иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 2023 елда 7567 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Төбәкләрдә пенсия күләме шулай ук субъектларның коэффициентларына карап үзгәрергә мөмкин. Шул ук вакытта ул яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш. Эшләүче пенсионерлар өчен индексация 1 августтан булачак. 

Фото «Т.И.» алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация бакча билет ташлама дача пенсионер