Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел кичендә нинди ризыклардан баш тартырга кирәк?

Табиб киңәшләре

Яңа ел табынына без гадәттә иң тәмле ризыклар, сирәк пешерә торган ашлар чыгарабыз, салатлар да, кабымлыклар да, эчемлекләр дә берничә төрле була. Мондый муллык, берсүзсез, бәйрәмгә ямь өсти, ләззәт бирә. Тик ризыкларны күпләп һәм берьюлы төрлесен ашау сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта 5нче хастаханәнең терапия бүлеге мөдире, табиб-гастроэнтеролог Юлия Афанасьева кисәтә. 

 – Юлия Сергеевна, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң авырулар нәрсәгә зарланып мөрәҗәгать итә?
– Мул табынлы һәм берничә көнгә сузылган мәҗлесләрдән, корпоративлардан соң пациентлар безгә инде декабрь азагында ук мөрәҗәгать итә башлый. Күпчелек очракта ашказаны-эчәк, йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшә, панкреатит, ашказаны авырулары, ялкынсыну процесслары көчәя, агуланулар күзәтелә. 

– Бәйрәм көннәрендә сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
– 31 декабрь көнне туклануга игътибар итәргә кирәк. Иртәнге ашны калдырмаска, бүтән көннәрдәгечә ныклап ашарга киңәш итәм. Ботка яисә эремчек, йомырка тәбәсе яхшы булыр. Көндезге ашка – шулпа яки ит, балык белән яшелчәләр. Көн дәвамында җитәрлек су эчәргә кирәк. Газлы, татлы эчемлекләрдән, алкогольдән баш тартсагыз яхшы. Кичке ашны 22 сәгатьтә ашарга була. Ә инде вакыт төнге 12гә якынлашканда табынга җиңелчә ризыклар чыгарыгыз. Майлы, кыздырылган, борычлы ашларны чикләгез. 


– Майонезлы салатларга карата фикерегезне әйтегез әле.

– Мөмкин булса, майонезны каймакка (сметанага) алыштырыгыз. Инде аннан баш тарта алмасагыз, порцияләрне кечерәк итегез, салатны икенче көнне ашамаска тырышыгыз, чөнки бу ризыкларның зыяны булырга мөмкин.


– Яңа ел табынында нинди ризык иң зыянлы?
– Беренче итеп мин алкогольле эчемлекләрне атар идем, аларны табынга бөтенләй куймавың хәерлерәк. Аннары мул итеп салынган майонезлы салатлар, колбасалар, консервантлар. Мондый ризыклар хроник чирләрне кискенләштерә.

– Яңа ел табыны янында кемнәргә аеруча сак булырга кирәк?
– Йөрәк-кан тамырлары авыру кешеләргә, ашказаны-эчәк авырулары булганнарга, бавыры авырганнарга, гастрит, панкреатит булганнарга. Андый кешеләр алкогольдән һәм төнлә ашаудан тыелсын иде.

– Туклануга кагылышлы нинди кагыйдәләр бар?
– Беренчедән, «Сәламәт тәлинкә» дигән төшенчәне истә тотыгыз – тәлинкә зур булмаска тиеш. Аңа зур порция сыймый, димәк, кеше кирәгеннән артык ашамый. Икенчедән, ризыкны яхшылап, озаклап чәйнәргә кирәк. Чөнки бу ашказанына ризыкны тиешенчә эшкәртергә ярдәм итә. Бу аеруча ит ризыкларына кагыла. Әйтик, кыздырган ит, духовкада пешкән үрдәк, казны яхшылап чәйнәмәгәндә, берсүзсез, ашкайнатуда авырлыклар килеп чыгачак.

– Әгәр кеше кирәгеннән артык ашаса, аңа ничек ярдәм итәргә?
– Табибка мөрәҗәгать итегез. Күбрәк су эчәргә, икенче көнне ашказанын «ял иттереп», ашауны нык киметергә, ашаган очракта яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә, кирәк булса, ашказаны эшчәнлеген яхшыртыр өчен ферментлар кабул итәргә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев