Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел төнендә фаҗига

Йортлары янып, 2 кешенең гомере өзелгән, 8 кеше тораксыз калган.

31 декабрь көнне, кичке тугызда Актаныш районының Зөбәер авылында бер йортта янгын чыга. Анда 1976нчы елгы ир-атның һәм 1984нче елгы хатын-кызның гомере өзелә. Сәбәпләрнең берсе: электр ярдәмендә эксплуатацияләнә торган приборларны дөрес кулланмау, икенчесе: тәмәке тарткан чакта хәвефсезлек кагыйдәләре нигезләрен сакламау, дип хәбәр итә https://aktanysh-rt.ru.

1 гыйнвар төнендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әңгәсәк авылында да "кызыл әтәч" тузына. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, фаҗига булган йортта сигез кеше, шул исәптә алты бала яшәгән була.

Бәхеткә, бар да исән-сау, бинада урнаштырылган янгын извещателе фаҗигане зурга җибәрмәскә ярдәм итә.

Зыян күрүчеләр сүзләренчә, веранданың почмагында янгын чыгуын балалар күреп кала, төтен тиз арада йортка тарала, извещатель сигнал бирә башлый. Йорттагылар барысы да ишектән тышка чыгып өлгерә. Вакыйга урынына килеп җиткән коткаручылар 40 минут дигәндә дөрләп янган йортны сүндерә.

Янгын чыгуның сәбәбен урамдагы гирлянданы кушкан озынайткыч җайланмада  күрәләр. Ул төзек булмаган. Әлегә гаиләне туганнары үз янына яшәп торырга  чакырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев