Яңа елда – яңа завод
Яңалыклар тасмасы

Яңа елда – яңа завод

800 өстәмә эш урыны

Чаллыда «ТЭМПО» компаниясе яңа завод ача. Подшипник заводы ачу 7 млрд сумга төшкән. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«ТЭМПО» компанияләр төркеме –  Россиянең иң эре сәнәгать концерннарының берсе. Төркемдәге һәр предприятие мөстәкыйль рәвештә, икътисадның төрле сфераларына кирәкле товар җитештерә. 

«ТЭМПО» 7 заводны берләштерә. 2026 елның өченче кварталында тагын бер завод: пошипниклар заводы файдалануга тапшырыла. Бүгенге көндә биредә җиһазларны кую һәм көйләү эшләре бара. Шулай итеп Чаллыда тагын 800 яңа эш урыны булачак. 
 
 


яңа завод ТЭМПО

Нет комментариев