Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа гимназия – хыял мәктәбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин гимназия директорына компьютер җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.

1 сентябрь – белем көнендә «Притяжение» микрорайонында яшәүчеләр өчен тарихи вакыйга булды. Биредә «57нче гимназия» мәгариф үзәге ачылды. Гимназия директоры Елена Федоренко аны хыял мәктәбе дип атады. 

Укучыларны һәм укытучыларны яңа укы елы башлану белән котларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчлеәр килде. Наил Гамбәрович Чаллыда мәгариф учреждениеләре төзергә булышкан өчен Россия һәм Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Яңа гимназия төзелешенә 2,5 млрд сум акча тотылуын әйтте.  

«Республикада барлыгы 11 яңа мәктәп,  аның 2се Чаллыда ачылды. Мәгариф Россиядә һәм республикада өстенлекле өлкә булып кала. Яңа мәктәптә барыгызга да уңышлар, кызыклы вакыйгалар, игелекле эшләр телим», – диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин. 

Ул гимназия директоры Елена Федоренкога компьютер җиһазалары алу өчен сертификат, төзүчеләргә ТР министрлар кабинетының рәхмәт хатын тапшырды. 
Гимназиядә Батыр исемле робот та бар. Аны гимназиягә «Талан» компаниясе бүләк иткән. Әлеге компаниягә 20 млн сум акча һәм технология җиһазлары да биргән. 

Яңа гимназиянең гомуми мәйданы 3 гектарга якын, анда заманча җиһазланган искиткеч уку бүлмәләреннән тыш, ике бассейн, ике спорт залы залы, ишегалдында спорт кырлары бар. 

Укучылар гимназиягә Face ID җайланмасы аша үтәләр, хәләл ризыклар белән тукланалар.

Яңа гимназия 1501 урынга исәпләнгән. Яңа уку елында биредә 36 сыйныф укый, аның 17 се башлангыч сыйныфлар. Кыскасы, биредә ныклы белем һәм тәрбия алыр өчен барлык шартлар тудырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф яңа гимназия