Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа мәктәп ачылды

1500 урынга исәпләнгән мәктәп 2,5 млрд сумга төште.

Яңа уку елында Чаллының 34 нче микрорайонында яңа мәктәп - 16нчы мәгариф үзәге ачылды.

Укучыларның, ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Премьер министры Алексей Песошин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев килде. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда мәгарифе үсешенә ярдәм иткән өчен ил һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Яңа уку елына шәһәрдә 2 яңа мәктәп ачылды, 7се капиталь ремонтланды», - диде ул.  

16нчы мәгариф үзәге Россиянең тышкы икътисадый банкы финанс ярдәме белән төзелде.  

РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина әлеге мәктәпнең республикада иң яхшы мәктәп булуын теләде. 

Әлеге мәгариф учреждениесе бик матур, анда уку бүлмәләреннән тыш бассейн, актлар залы, китапханә бар.  Мәктәптә 34 нче, 35 нче, 36 нчы комплексларда һәм “Чаллы Яр” микрорайонында яшәүче балалар белем алачак. 1500 урынга исәпләнгән яңа мәктәптә бүген 1-7 сыйныфларда 712 укый башлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф