Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янә мобилизация турында сүз кузгатканнар

Әлеге хәлгә карата Кремль үз фикерен белдерде.

Шушы көннәрдә “Financial Times” басмасы – инглиз телендә чыгучы эшлекле халыкара газета – имеш 2024 ел ахырында яисә 2025 ел башында Россиядә янә мобилизация булырга мөмкин дип язган. Әлеге хәлгә карата Кремль дәшми кала алмады, әлбәттә. «FT» чын картинаны аңламый. Белүегезчә, бездә үз теләге белән контракт төзүчеләрне җыю бик актив бара һәм дәвам итә. Ул көндәлек нигездә алып барыла. Россия Федерациясендә мобилизация үткәрү ихтыяҗы юк, бу хакта дәүләт башлыгы Владимир Путин күп тапкырлар әйтте», — дип аңлатма бирә бу фикергә Россия лидерының матбугат сәркатибе.

Элегрәк РФ Оборона министры Андрей Белоусов та илдә мобилизация һәм Кораллы көчләрне комплектлау буенча нинди дә булса гадәттән тыш чаралар турында сүз дә бармый дип белдергән иде.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Армиягә резервта торган 300 мең кеше чакыртылды. Шуннан соң контракт нигезендә хәрбиләрне җыюга күчтеләр. Быел февраль ахырында Шойгу, ел башыннан 50 мең кеше контракт буенча хезмәт итә башлады, диде. Ә узган ел 540 меңгә якын контрактчы җыелган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт